Россиянең Көньягына очышларны чикләү 12 июньгә кадәр озайтылды
Росавиация янә илнең көньягындагы 11 аэропортына очышларны чикләде.
Бу хакта мәгълүмат ведомствоның сайтында чыкты.
«Режим <...> 2022 елның 12 июненә хәтле Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр озайтылды», – диелә хәбәрдә.
Әлеге исемлеккә Анапа, Брянск, Белгород, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элиста шәһәрләре аэропортлары керә. Авиакомпанияләр Волгоград, Сочи, Мәскәү, Минераль Сулар һәм Ставрополь аэропортларын файдалана ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев