8 июнь 2022 яңалыклары
-
Россиянең Көньягына очышларны чикләү 12 июньгә кадәр озайтылды
Росавиация янә илнең көньягындагы 11 аэропортына очышларны чикләде.
-
Россиядә пенсияләр 10 процентка артты
Пенсия фонды эшләмәүче пенсионерларга 1 июньнән индексацияләнгән түләүләрне күчерә башлады.
-
Татарстанда теле- һәм радиотрансляция вакытлыча туктатыла
Татарстан радиотелевизион тапшырулар үзәге июньдә үз объектларында планлы эшләр үткәрә.
-
Казан кызы Алинә Гәрәева Балидагы матурлык бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк
26 яшьлек Казан кызы Алинә Гәрәева Балида узачак Халыкара матурлык һәм талантлар бәйгесендә (Miss Global) Татарстанны тәкъдим итә. Ул – Россиядән әлеге конкурста катнашучы бердәнбер кыз һәм хәзерге вакытта Индонезиядә.
-
Казанлылар өй эшләренең иң яратмаган төрләрен атады
Сораштыру нәтиҗәләре кер үтүкләү һәм җыештыруның казанлылар өчен өй эшләренең иң яратмаган төрләре булуын күрсәткән. Респондентларның 26 һәм 18 проценты аларны антирейтингның беренче позицияләренә куйган.
-
Россиядә кайбер гражданнарның өстәмә айлык пособие алу мөмкинлеге бар
Россия гражданнарының аерым категорияләренә өстәмә айлык акчалата түләү (ЕДВ) каралган.
-
Татарстанда битлек кию режимы бетерелә
Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек кию режимының гамәлдә булуы туктатыла.
-
Больничный түләнә торган хезмәткәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим иттеләр
Больничныйны хезмәт килешүе буенча эшли торган кешеләр белән беррәттән, гражданлык-хокукый килешүе (ГПХ) буенча эшли торган хезмәткәрләргә дә түли башлаулары ихтимал.
-
Ана капиталын балаларны дәвалау өчен кулланырга бирергә тәкъдим иттеләр
Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова балалы гаиләләргә ана капиталы акчасын баланың медицина дәвалануы өчен кулланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Апаста 9 машина йөртүче суд каршына баскан
Ялгыш гамәл кылган машина йөртүчеләргә җитди җавап бирергә туры килгән.
-
Татарстанда ковидтан соң тирәнтен диспансерлаштыруны 245 меңнән артык кеше узачак
Татарстанда быел тирәнтен диспансерлаштыруны Covid-19 коронавирусын кичергән 245 меңнән артык кеше уза алачак.
-
ВКонтакте топ-менеджеры фаҗигадә һәлак булган
ВКонтактеның топ-менеджеры Владимир Габриелян һәм аның хезмәттәше Сергей Мерзляков фаҗигале һәлак булган.
-
Бишбүләк районында көчле яңгырлардан соң бакчаларны су баскан
Башкортстанның Бишбүләк районында көчле яңгырдан соң бакчаларны су басып бетергән.