Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәшит хәзрәткә Татарстан Дини Назарәте медале тапшырылды

Апас Җәмигъ мәчетендә җомга намазыннан соң район үзәгендә һәм авылларда дин тормышы, хак мөселманнарга хас дини гыйлем таратуда, үзенә алмаш, шәкертләр әзерләүдә бик зур өлеш керткән бу мәчетнең элеккеге имамы Рәшит хәзрәткә Татарстан Дини Назәрәтенең махсус медале тапшырылды. Ул шулай ук Дини Назәрәтнең Мактау Хатына да лаек булды. Зур бүләкләрне...

Апас Җәмигъ мәчетендә җомга намазыннан соң район үзәгендә һәм авылларда дин тормышы, хак мөселманнарга хас дини гыйлем таратуда, үзенә алмаш, шәкертләр әзерләүдә бик зур өлеш керткән бу мәчетнең элеккеге имамы Рәшит хәзрәткә Татарстан Дини Назәрәтенең махсус медале тапшырылды. Ул шулай ук Дини Назәрәтнең Мактау Хатына да лаек булды. Зур бүләкләрне аңа Татарстан Дини Назәрәте вәкиле, Казанның "Шамил" мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт бар халык алдында зурлап тапшыру бу җомга намазының күркәм бер бизәге булды.Аның белән Апаска сәфәргә чыккан Казан кунаклары да шулай ук дин кардәшләргә үз бүләкләрен алып килгәнәр иде.

Соңыннан Җәмигь мәчетенең аскы катында әле быел гына төзелеп сафка бастырылган хәләл кафеда зурлап Мәүлид ашы уздырылды.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев та катнашты һәм намазга килүчеләр алдында нотык тотты.

Районда Мәүлед ае чаралары, аш-су табыннары дәвам итә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев