Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуйны иске урында яңача үткәрәчәкбез

Район Сабантуй аланындагы яңа төзелүче үзәк трибуна менә шундый булачак. Ике катлы, 20 гә 10 метр үлчәмле яңа бина Сабантуй кунакларын югары дәрәҗәдә кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Иске үзәк трибуна үз урынында калачак, андагы утыргычлар яңартылып, аның өсте матур итеп гөмбәз белән ябылачак. -Биредәге күл тирәләре, килү юллары, җәяүлеләр сукмаклары,...

Район Сабантуй аланындагы яңа төзелүче үзәк трибуна менә шундый булачак. Ике катлы, 20 гә 10 метр үлчәмле яңа бина Сабантуй кунакларын югары дәрәҗәдә кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Иске үзәк трибуна үз урынында калачак, андагы утыргычлар яңартылып, аның өсте матур итеп гөмбәз белән ябылачак.

-Биредәге күл тирәләре, килү юллары, җәяүлеләр сукмаклары, Үзәк мәйдан түгәрәгендәге сәхнә, утыргычлар да сүтелеп, яңабаштан төзекләндереләчәк,-ди районның баш архитекторы Илдар Исламшин.

Быелгы район Сабан туена килүчеләрне менә шундый үзгәрешләр каршылаячак Апаста. Бу эшкә алынучы төзелеш оешмасы планлаштырылган барлык эшләрне дә графикка сыешып һәм сыйфатлы итеп башкара. Эш темпы кыш көне дә тукталмый.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев