“Сәламәт иртә”дә – апаслылар
11 майдан 31 майга кадәр VII #СӘЛАМӘТИРТӘ проекты үткәрелде.
(8 июнь, “Апастово-информ”).
Анда катнашырга теләк белдереп 130 дан артык кеше гариза калдырган. Һәр иртәдә саф һавада йөгереп/йөреп кайту гадәтен формалаштыручы, сәламәтлеген ныгытучы, табигатьнең матурлыгына сокланучылар арасында безнең райондашларыбыз да бар.
Финалистлар 3 июнь көнне Казан шәһәренең Горький паркында финал йөгерүендә катнашты. Алар арасында районыбызның актив, спорт сөюче, җитез һәм тиктормас кызлары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев