Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сатмышта табигать кочагында кичә узды

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан, китапханәгә йөрүче балалар белән, "Елга-күлләр, инеш-чишмәләр, океан-диңгезләр иле" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Кичә табигать кочагында, су буенда үтте. Кичә барышында Янгелде авылы клубы мөдире Мөнирә Яруллина балаларны Татарстан елгалары белән таныштырды. Сатмыш авылы клубы мөдире Дамир Сафин кызыклы биремнәрне чишәргә...

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан, китапханәгә йөрүче балалар белән, "Елга-күлләр, инеш-чишмәләр, океан-диңгезләр иле" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Кичә табигать кочагында, су буенда үтте. Кичә барышында Янгелде авылы клубы мөдире Мөнирә Яруллина балаларны Татарстан елгалары белән таныштырды. Сатмыш авылы клубы мөдире Дамир Сафин кызыклы биремнәрне чишәргә ярдәм итте. Балалар табигатькә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче Гөлчәчәк Гыйсмәтова әдипләрнең табигать турындагы әсәрләреннән өзекләр укыды. Туган табигатебезне саклыйк, аны чүп-чардан арындырыйк, агачлар утыртыйк дигән фикер белән таралышты яшь буын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев