8 июнь 2017 яңалыклары
-
“Салават күпере“ндә Сабантуй булды
Апасның Гүзәлия Гәрәева җитәкчелегендәге "Салават күпере" балалар бакчасында төрледән-төрле кызыклы чаралар еш уз. Әле гөрләтеп Сабантуен да үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, үзләренең яраткан җырларын, шигырьләрен башкардылар. Кайнар коймактан да авыз иттеләр, берсе дә бүләксез калмады.
-
12 июнь – Россия көне программасы
12 июнь - Россия көне районда зурлап билгеләп узыла. Бәйрәмне 10.00 сәгатьтә Апасның Үзәк ял паркында район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрә. 10-12 сәгатьләрдә - иҗат коллективлары катнашында концерт программасы. 10-11 сәгатьләрдә китапханәләр акциясе кысаларында, күргәзмәләр, викториналар патриотик чаралар, "Без Россия балалары" һәм "Безнең белән җырлагыз" акцияләре дәвам итәчәк. 10-12...
-
Солдатка китә егетләр, хәерле юл аларга
Район хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, быелгы язгы хәрби чакырылышта районнан 30 егет армия сафларына чакырылачак. 6 июньгә 13 яшь апаслыны хәрби хезмәткә озатканнар инде. Исегезгә төшерәбез-быелгы язгы чакырылыш 10 июльгә кадәр барачак. Ришат Җамалиев.
-
8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне
Районда ярдәмгә мохтаҗ 195 өлкән кеше яши. Бүгенге көндә аларга 33 социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә. Май аеннан алар үз территорияләрендә яши торган, яше 70тән узган барлык өлкәннәр янында булып, аларның тормыш-көнкүрешләре белән танышалар. Бәйрәмнәре уңаеннан аларның һәркайсына исәнлек, сабырлык, уңышлар телибез.
-
Ай саен уртача 2 миллион сум
-Спиртлы эчемлекләр сатуга рөхсәте-лицензия булган "Татспиртпром" район база-склады, район үзәгендәге һәм авыллардагы 86 кибетләрдә ай саен уртача 1,5-2 миллион сумлык алкогольле эчемлекләр, сыра сатыла,-ди Апас "Госалкоголь» инспекциясе вәкиле Гөлнара Абдрахманова.-Бу сан елдан-ел кими бара. Бер үк вакытта өйдә көмешкә җитештереп сатучылар саны артуы күзәтелә. Шикле спиртка су кушып контрафакт аракы...
-
Каратунның Сәфәр мәчетендә ифтар мәҗлесе узды
Каратун халкы Сәфәр мәчетенә ифтар мәҗлесенә җыйналды. Табынны мәчетнең имамы Шәһит хәзрәт Газизов ачып җибәрде. Төркия кунагы, күрше мәчет имамнары, Кама Тамагыннан килгән дин кардәшләр үтемле вәгазьләр сөйләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина район башлыгы исеменнән кайнар котлады. Районда барган эшләр белән таныштырып китте. Ураза тотучы 70тән артык...
-
Конфедерация Кубогы матчларын 1000 апаслы тамаша кылачак дип көтелә
--Бөтендөнья футболы Конфедерация Кубогына ярышлар этабы "Казан-Арена" стадионында узачагы бер ел элек үк билгеле булды. Аның төзелешендә Апас өлеше дә бар. "Универсиада-2013" кә әзерләнгәндә өмәләрдә еш катнаштык. Шул өлешебезне бәяләп, Казан безгә 2013-2017 елларда барлыгы 18 универсаль ачык спорт мәйданчыгы бүлеп бирде. Алар барысы да сафта, яшьләр, балаларның яраткан көч...
-
Сатмышта табигать кочагында кичә узды
5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан, китапханәгә йөрүче балалар белән, "Елга-күлләр, инеш-чишмәләр, океан-диңгезләр иле" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Кичә табигать кочагында, су буенда үтте. Кичә барышында Янгелде авылы клубы мөдире Мөнирә Яруллина балаларны Татарстан елгалары белән таныштырды. Сатмыш авылы клубы мөдире Дамир Сафин кызыклы биремнәрне чишәргә...
-
Апасның Рамазан мәчетендә ифтар мәҗлесе узды
Мәҗлескә 22 хатын-кыз һәм 37 ир-ат чакырулы иде. Аны ун гаилә күмәкләшеп уздырды. Мәчетнең остабикәсе Наилә Сәлахова сүзләренчә, мәчеттә дини чаралар, ашлар уздыру матур гадәткә кергән. Быел биредә өч ифтар ашы уздырылган, тагын да теләк белдерүчеләр бар икән. Мәҗлесне район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев башлап җибәрде. Дин әһелләре вәгазьләр сөйләделәр,...
-
Син түләгән штрафны яхшы эшләргә генә тотачаклар
Районның алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенә кичә Болгаер, Әлмәндәр якларында идән астында җитештерелгән алкогольле эчемлекләр, көмешкә сатучылар бар дигән хәбәр керде. Хокук сакчылары белән бергә хәзер тикшерү эшләре бара. Аннан соң комиссия районның башка авыл җирлекләреннән халыктан кергән хәбәрләр буенча эшлиячәк. -Үзе җитештереп көмешкә сатучыга хәзер штрафлар иң...
-
Ана йөрәге белеп сизенгән: бер көн эчендә ике игезәк баласы да фаҗигага юлыга
Арчада яшәүче өч бала анасының иртәдән күңеле тыныч булмый. Ханым моны бала табу йортында бәби көтүче кызы аркасында дип уйлый, бәхеткә каршы, бар да яхшы була - кызы сәламәт бала таба дип яза "Челнинские известия". Әмма ана йөрәге алдамый - гаиләгә ике бәла бер көнне килә. Аның 19 яшьлек ике...
-
“Алтын алка”да массалы шуулар дәвам итә
Урамда җәй тантана итсә дә, "Алтын алка" боз сараена тимераякта шуарга килүчеләр бар. Массалы шуулар һәр атнаның шимбәсендә 20.00-21.00 сәгатьләрдә уза. Бирегә балалар да, өлкәннәр дә теләп йөри.
-
Ана капиталын 2023 елга кадәр озайтырга җыеналар
Россия Хезмәт министры ана капиталын 2023 елга кадәр озайту турындагы закон проектын тәкъдим иткән. Ул аз керемле гаиләләргә финанс мәсьәләсен ана капиталы хисабына хәл итү фикерен дә хуплаган, дип хәбәр итә "Реальное время". Бу хакта стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы Алексей Кудрин да тәкъдим белән чыккан иде. - Әгәр гаилә аена...