Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайт укучы апаслылар игътибарына бездән “Сары эт” салаты рецепты

Бик тиз һәм тәмле Кирәкле ингредиентлар: Шампиньон гөмбәсе - 250 Грамм Йомырка - 4 данә Әстерхан чикләвеге - 2/3 Стакан Кишер - 1 данә Майонез - 3 аш кашыгы Соль - тәменә карап Үсемлек мае - 2 аш кашыгы Әзерләү тәртибе: Барлык ингредиетларны әзерләгәннән соң иң элек кишер һәм йомырка...

Бик тиз һәм тәмле
Кирәкле ингредиентлар:
Шампиньон гөмбәсе - 250 Грамм
Йомырка - 4 данә
Әстерхан чикләвеге - 2/3 Стакан
Кишер - 1 данә
Майонез - 3 аш кашыгы
Соль - тәменә карап
Үсемлек мае - 2 аш кашыгы
Әзерләү тәртибе:
Барлык ингредиетларны әзерләгәннән соң иң элек кишер һәм йомырка пешерергә кирәк.
Шампиньон гөмбәләрен кисәкләргә бүлеп өлешләп алтынсу төскә кергәнче сыек майда кыздырабыз.
Йомырканы кабыгыннан арындырып, сарысын агыннан аерабыз һәм агын угычтан уып тарелкага беренче рәт итеп җәябез һәм өстенә майонез сылыйбыз. Икенче кат итеп блендер ярдәмендә вакланган әстерхан чикләвеген салабыз. Өченче рәт итеп кыздырылган гөмбәне салып, өстенә майонез сылыйбыз. Алга таба ваклап туралган яшел суган салып өстен майонез белән каплыйбыз. Һәм иң соңгы штрих итеп, салатның өстен матур итеп бизибез. Йомырка сарысын ваклыйбыз, ә кишерне вак угычтан уабыз. Кишердән этнең колакларын һәм борынын ясыйбыз, калган өлешенә йомырка сарысын сибәбез. Маслина ярдәмендә этнең күзләрен ясыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев