Шатлык өләшүче Сания апа
Сатмыш авылында яшәүче Сания апа Хуҗина редакциябезгә бик саваплы гозер белән килде.
(15 март, “Апастово-информ”).
Буа картлар йортында яшәүчеләр өчен оекбашлар бәйләгән ул. Күңел җылысын кушып эшләгән күчтәнәчләрен өлкәннәргә тапшыруыбызны үтенде.
-Гомере буе кул эшен яраттым. Бәйләгән оекбашларымны якыннарыма, туганнарыма, дусларыма өләштем. Бу юлы өлкәннәр өчен ун пар оекбаш бәйләдем. Аларга да бүләк итәсем килде. Савабы булсын иде, - ди Сания апа.
Сания апа үзе өлкән яшьтә булса да, бик җитез, өлгер ул. Хуҗалыгында матурлык, гүзәллек тудырырга ярата. Җәен пластик бутылкалардан төрле җанварлар – мәчеләр, этләр, филләр ясап өй алларын бизәп куя, аллы-гөлле чәчәкләр үстерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев