Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәмбалыкчыга солдат кайтты

Бу көннәрдә Шәмбалыкчы авылында яшәүче Рифгать һәм Алсу Галимовлар гаиләсе зур шатлык кичерде. Аларның уллары Рамиль, үзенең хәрби бурычын үтәп, туган йортка кайтты.

Рамиль хәрби хезмәткә былтыр Россия хокук академиясен тәмамлагач, диплом тапшырганны да көтмичә киткән. 1 ел буе Екатеринбург шәһәрендә элемтә гаскәрендә шофер-электрчы вазифасын башкарган. Биредә 9 май көнне Җиңү Парадында катнашкан. Бу көннәрдә Рамиль тормышында тагын бер истәлекле вакыйга булуы көтелә. Ул Диплом алачак.

- Хәрби хезмәт егетләрне чыныктыра, җаваплылык хисен, җитдилекне арттыра. 1 ел уза да китә. Ә истәлекләр, хатирәләр гомере буе яши, - ди егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев