9 июль 2018 яңалыклары
-
Апаслылар Закон бозуга кагылышлы очраклар турында “Халык контроле“ аша хәбәр итә ала
Ел башыннан алкогольле продукция әйләнешен күзәтүдә тотучы район даими комиссиясенең 6 утырышында барлыгы 12 административ хокук бозуларга бәйле эшләр каралды.
-
Тракторда бик яратып эшләдем, ди Диләфрүз әби Габидуллина
Чурибураш авылында яшәүче Диләүфрүз әби Габидуллина 90 яшьлек олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләкләр, чәчәк бәйләме алды. Аны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов котлады.
-
Апас районы солдат каршы алды
Заготзерно егете Илнар Миннебаев хәрби бурычын үтәп кайтты.
-
Шәмбалыкчыга солдат кайтты
Бу көннәрдә Шәмбалыкчы авылында яшәүче Рифгать һәм Алсу Галимовлар гаиләсе зур шатлык кичерде. Аларның уллары Рамиль, үзенең хәрби бурычын үтәп, туган йортка кайтты.
-
Олы Бакырчы авылы фермасы янында сенаж салу эше бара
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәр көннең кадерен белеп, намус белән хезмәт итәләр.
-
Үтәмеш бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара
Үтәмеш бүлекчәсенең 146 гектарлы печән җирендә алты төргәкләүче, дүрт төяүче, ташучы ике трактор эшли.
-
Әнәле авылы халкын тагын бер шатлыклы вакыйга көтә
Кечкенә генә Әнәле халкы чираттагы шатлыклы вакыйга шаһиты булды. Бүген Апас юл төзүчеләре аның үзәк урамына асфальт юл салуга керештеләр.