Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгай авылында яшәүче Бибизакирә әби Насыйбуллина 102 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Якыннары янәшәсендә ул кабат озын гомер юлын барлады.

(6 ноябрь, “Апастово-информ“).


Бибизакирә әби тормышның ачысын-төчесен күп күргән. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсе аша уздырган.

“Сугыш башланганда без Мәскәүдә яши идек. Иремне беренче көннәрдән үк Бөек Ватан сугышына алдылар. 9 айлык кызым белән Шыгайга кайтып төпләнергә туры килде. Яшәүләре бер дә җиңел булмады“, – дип сөйли әби.

Авылның авыр хезмәтләренә җигелә Бибизакирә әби. Атлар карый, ат җигеп эшли, окоп казый, урман кисә ул. Үзәккә үткән салкыннарны, ачлык-ялангачлыкны хәзер дә әрнеп телгә ала.

“Нишлисең бит, тормышны алып барырга кирәк. Шыгай элек-электән итекчеләре белән дан тоткан. Итек басу кәсебенә керештек. Әлеге эше өйрәтергә бик атлыгып тормасалар да, тырыша-тырмаша серләренә төшендем. “Атаклы итек басучы Бибизакирә“ дигән даным тирә-якка таралды. 60 ел итек бастым. Хәзер дә шул итекләрне киям“, – ди ул.

Тормыш иптәше белән дә бик аз гына яшәргә туры килгән аңа. Ирен яу кырында югалтканнан соң, кабат тормышка чыкмый ул, бар булмышын хезмәткә, баласын кеше итүгә багышлый. Сеңелесе Минзифа апа белән тырыша-тырмаша баскан итекләр акчасына йорт салып чыгалар.
Бибизакирә әби сеңелесенең балалары Зөфәр һәм Талия Насыйбуллиннар тәрбиясендә яши. Алар дәү апаларын карар өчен Апастан Шыгайга күченеп кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев