Шыгайдан Камалиевлар күпләп терлек асрыйлар
Шыгай авылында яшәүче Дамир һәм Гөлчәчәк Камалиевлар ихата тутырып мал-туар асрыйлар. Сарыклар, бәрәннәр, тана, сыер, бозаулар - барысы да салкын метод белән яши. -Сарык асрау эшен 4 баштан башладым. Аларны Башкириядән барып алдым. "Роман" токымлы сарыкларның 300 башка җиткән чаклары бар иде. Хәзер азрак киметтем. Мөгезле эре терлекләр 11 баш,...
Шыгай авылында яшәүче Дамир һәм Гөлчәчәк Камалиевлар ихата тутырып мал-туар асрыйлар. Сарыклар, бәрәннәр, тана, сыер, бозаулар - барысы да салкын метод белән яши.
-Сарык асрау эшен 4 баштан башладым. Аларны Башкириядән барып алдым. "Роман" токымлы сарыкларның 300 башка җиткән чаклары бар иде. Хәзер азрак киметтем. Мөгезле эре терлекләр 11 баш, - ди булдыклы хуҗа.
Терлекләр салкын метод белән асрала. Алар бар да бакчада йөри. Алларыннан бер дә азык өзелми.
Һәр терлекнең үз кушаматы бар. Иркә, Белка, Сыерчык, Карач, Карлыгыч, Лиза дип атап йөртәләр аларны. Һәрберсенең холкын, җаен беләләр.
Камалиевлар терлекләр өчен азыкны пай җирләрендә үстерәләр. Печәне дә, саламы да, ашлыгы да үзләренеке. Чәчү, җыеп алу өчен техникалары да җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев