Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек алдан йөрсен!

Районда бүген үсемлекләрне агрохимик саклаучы, төрле модифифика ияле 24 данә сиптергеч бар. Иң заманчасы-"Кайман" бер узуда басуга 28 метр киңлектә эремә сиптерергә сәләтле. Татарстан заводларының берсендә җитештерелүче үзйөрешле "Барс", чит илдән кайтарылган тагылмалы"Амазон" бер узуда 24 метр киңлектә эш башкара. Гади телдә әйтсәк, фунгицид үсемлекләрне йогышлы авырулардан саклый, гербицид чүп...

Районда бүген үсемлекләрне агрохимик саклаучы, төрле модифифика ияле 24 данә сиптергеч бар. Иң заманчасы-"Кайман" бер узуда басуга 28 метр киңлектә эремә сиптерергә сәләтле. Татарстан заводларының берсендә җитештерелүче үзйөрешле "Барс", чит илдән кайтарылган тагылмалы"Амазон" бер узуда 24 метр киңлектә эш башкара. Гади телдә әйтсәк, фунгицид үсемлекләрне йогышлы авырулардан саклый, гербицид чүп үләннәрен корыта, ә инсектицид үсемлекләрне корткычлардан саклый. Бүген Апас игенчеләре иген басуларын күбрәк биологик саклау ысулына өстенлек бирә. Майның шифалы яңгыры, кояшлы, җылы көннәре корткычларга һәм чүп үләннәренә дә бик файдалы-аларга каршы үзвакытында көрәшергә кирәк. Шуңа да быел районда моңа әзерлекне 18 майда ук тикшерделәр. Препаратлар да кайтарыла башлады. "Россельхозцентр"ның Апас бүлеге җитәкчесе Илдус Мөлеков, районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин җитәкчелегендәге эшче комиссия аларның һәркайсын эштә сынап карады, насос-форсункалар халәтенә, эремә сиптерү микъдаренә аеруча игътибар бирелде. "Ибраһимов һәм К", агрофирманың Әлмәндәр бүлекчәсендәге техника һәм белгечләр иң әзерлекле дип танылды. "Апас", Горбунов һәм Йомралы бүлекчәләре әзерлеге дә югары. Комиссия составында агрофирманың баш икътисадчысы Азат Әхмәдуллин да бар иде. Аның әйтүенчә, бу эштә катнашучы, сыйфатлы эшләп нормаларын үтәгән аерым, иң өлгер механизаторларга былтыр сезонга 100 мең сумнан артык хезмәт хакы язылган. Идрәз бүлекчәсеннән Владимир Осипов, Кече Болгаердан Рафик Вәлиәхмәтов, Илфар Зәйнуллин, Әүхәт Сәйфуллин, Шәрифҗан Шакиров былтыр районда бу төр техника белән иң зур мәйданнарда эш башкардылар.

-Зыянлылык, класслылык, стаж, сыйфат-боларның һәркайсы исәпкә алына. Агрегатны су, эремә белән тәэмин итүчеләргә дә түләү сыйфат һәм күләмгә бәйле. Моңардан тыш, аларга сөт бирелергә тиеш. Натуралата түләү-шикәр комы, печән, ашлык та каралган, сайлау мөмкинлеге зур,-дип аңлатты ул кырда, машина-трактор паркларында рәт-рәт баскан агрегат хуҗаларына. Быел санаулы көннәрдә районда 20 мең гектардан артык мәйданнарда үсемлекләрне химик һәм биологик саклау, басуларны эшкәртү чаралары үткәрергә туры киләчәк. Матур булып тишелгән басу-кырларыбыз уңышы кешеләрнең үз эшләренә җитди карауларына, хезмәтләренә лаеклы түләүгә бик тә бәйле. Игенченең сәламәтлеге дә бик мөһим. Быел да техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы алдан йөрергә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев