19 май 2015 яңалыклары
-
Хокук сакчылары белән укытучылар бозда алка куалар
Апас "Алтын алка" Боз сараенда 16 майда район хокук сакчылары һәм мәгариф хезмәткәрләренең хоккей җыелма командалары дусларча очрашу уздырдылар. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән ГТО декадасына багышланган иде.Уен бик киеренке булып, исәп 10:5 исәбе белән укытучылар җыелма командасы файдасына төгәлләнде.
-
Сәламәтлек алдан йөрсен!
Районда бүген үсемлекләрне агрохимик саклаучы, төрле модифифика ияле 24 данә сиптергеч бар. Иң заманчасы-"Кайман" бер узуда басуга 28 метр киңлектә эремә сиптерергә сәләтле. Татарстан заводларының берсендә җитештерелүче үзйөрешле "Барс", чит илдән кайтарылган тагылмалы"Амазон" бер узуда 24 метр киңлектә эш башкара. Гади телдә әйтсәк, фунгицид үсемлекләрне йогышлы авырулардан саклый, гербицид чүп...
-
Апаста мунча һәм сарай янган
17 май төнендә Апаста шәхси йортның мунчасына ут каба. Ялкын телләре акрынлап агач сарайга үрмәли. Янгын сүндерүчеләр һәм халыкның уяулыгы нәтиҗәсендә йортка һәм тирә-күршеләргә зыян килми. Ут белән сак булыгыз!