Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соңгы ике атнада гына исерек килеш руль артына утырган 6 апаслы суд алдында җавап тоткан

Район җәмәгать судьясы Радик Кәримуллин сүзләренчә, март аеның ике атнасында исерек килеш руль артына утырган 6 кешегә суд булган. Мисал өчен, шоферларның берсенең эше дә машина белән бәйле, балалары да кечкенә, ләкин, закон һәркемгә тигез, беркем дә җәзасыз кала алмый. Әлеге яшь әти дә 1,5 ел җәяү йөриячәк һәм балалар...

Район җәмәгать судьясы Радик Кәримуллин сүзләренчә, март аеның ике атнасында исерек килеш руль артына утырган 6 кешегә суд булган. Мисал өчен, шоферларның берсенең эше дә машина белән бәйле, балалары да кечкенә, ләкин, закон һәркемгә тигез, беркем дә җәзасыз кала алмый. Әлеге яшь әти дә 1,5 ел җәяү йөриячәк һәм балалар авызыннан өзеп диярлек штраф түләячәк.

- Судка килгәч, шоферлар эчмәдек дип акланалар. Үзләрен яклау өчен адвокатлар яллыйлар. Тик, бер генә кешенең дә җиңеп чыга алганы юк. Мин бу адымны акча түгү генә дип саныйм. Түлисе штрафларга адвокат хезмәте бәясен дә кушсаң, бер ялгыш 100 мең сумга төшә. Шоферларга бары тик аек акыл яшәү, камил акыл белән руль артына утырырга өйрәнергә, ялгышларга юл куймаска кирәк. Узган ел республикада 600дән артык кешенең юл һәлакәтләрендә гомере өзелгән. Бу бит зур бер авыл җир йөзеннән юкка чыккан дигән сүз, - ди судья.

Шунысын да онытмаска кирәк, суд карары үз көченә кергәннән соң, вакытында түләнмәгән штрафны икеләтә, 30 мең урынына 60 мең итеп түләргә туры киләчәк. Димәк, 70 көн эчендә түләмәсәң, 60 меңеңне әзерли башла дигән сүз.

Юлга чыкканбыз икән, үзебезнең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә тормышына куркыныч тудырмыйк! Өебезгә шатлык булып кайтыйк!

Фото:http://auto.forblabla.com/blog/45719512415/Pyanyiy-za-rulem-za-25-tyisyachi-rub?from=rss&cmpg=1&page=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев