Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сорау җавап

Һәр шешә шәраб-аракы, коньяк-шампанның кайсы заводта кайчан чыгарылып, кибет киштәсенә куелып сатылуын хәзер дәүләт электрон юл белән көндәлек күзәтеп тора. Сырага да шулаймы? Нәбиулла Халиков. Гөлнара Абдрахманова, район "Госалкоголь", кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе баш белгече: -Алкогольле продукция белән сәүдә итүче сәүдә нокталарына ЕГАИС дәүләт системасы-чыбыксыз Интернет аша тоташкан махсус җиһазлар...

Һәр шешә шәраб-аракы, коньяк-шампанның кайсы заводта кайчан чыгарылып, кибет киштәсенә куелып сатылуын хәзер дәүләт электрон юл белән көндәлек күзәтеп тора. Сырага да шулаймы?

Нәбиулла Халиков.

Гөлнара Абдрахманова, район "Госалкоголь", кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе баш белгече:

-Алкогольле продукция белән сәүдә итүче сәүдә нокталарына ЕГАИС дәүләт системасы-чыбыксыз Интернет аша тоташкан махсус җиһазлар 1 январьга кадәр урнаштырылырга тиеш иде. Кибет хуҗалары белән аңлату эшләре алып бару нәтиҗәле булды, чыннан да, махсус лицензиясе булган 96 сәүдәгәр, сату нокталарының юридик һәм шәхси хуҗа-затлары махсус касса приборларын урнаштырып өлгерде. Бу җиһазлар сәүдә әйләнешенә карап шактый кыйммәт-36-90 мең сум тора. Товар әйләнешендә һәм бәяләрдә бу әлләни сизелмәде. Миндәге мәгълүматлар буенча, районда ай саен уртача 2 миллион сумга якын алкогольле продукция сатыла. Бу сан елдан-ел кими бара-бу халык арасында сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирү белән дә аңлатыла. Сыра продукциясе документлары әйләнеше дә хәзер ЕГАИС системасы аша дәүләт күзәтүе астында тора.

Алкоголь базарында Закон бозучылар исә бик җитди административ санкцияләр-штрафка, сәүдә ноктасы лицензиясен вакытлыча туктатып торуга тартылырга мөмкин. Бу елның 2 аенда районда шундыйрак 5 очрак булды инде. Андый хәлләргә юлыксагыз, бу хакта миңа, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә аласыз. Хәбәрегезне бөтен шартларны үтәп, "Халык контроле" сайтына да куярга мөмкин. Ул расланса, сезне акчалата бүләкләү тәртибе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев