Су да арзан түгел хәзер
Тормыш-көнкүрешне судан башка гына күз алдына китерә алмыйсың. Аны җир өстенә чыгару, суүткәргечләр буенча урамнарга, йорт-фатирларга кулланучы алдына китереп бирүчеләр дә бу хезмәт өчен бәяләрне үзгәртми хәле юк-чөнки бөтенесе электрга, бензинга, техникага нигезләнгән. Ә алар шөкер бер дә тик тормый, акрын гына һаман өскә үрмәли, аларга бәяләр төшүе төшләргә кереп...
Апас коммуналь хуҗалыгы баш бухгалтеры Фәридә Абеева су-канализация бәяләренең үзгәрүен хәбәр итте:
-Быелның 1 июленә кадәр йортларга кертелгән 1 кубометр суга тариф ставкасы 25 сум 22 тиен иде. Бәяләр үзгреп ул 1 кубометрга 65 тиенгә артты һәм июль аена киләчәк түләү квитанцияләрендә 1 кубометр су бәясе 25 сум 87 тиен итеп күрсәтеләчәк. Йортлардан үзәкләштрелгән тәртиптә юынтык су чыгару-халыкча әйтсәк-канализацияле йорт-фатирларда яшәүчеләргә дә бу хезмәт күрсәтү бөяләре үзгәрде. Элек бу төр хезмәт 1 кубометрга 32 сум 14 тиен булса, 1 июлдән 1 кубометрга 33 сум 41 тиен түләргә туры киләчәк. Тариф шулай итеп 1 сум 27 тиенгә артты. Бу тариф ставкаларын без үз белдегебез белән үзгәртә алмыйбыз. Алар Казанда хөкүмәт кабинетларында, министрлыкларда карала, нигезләнә һәм раслана,-диде ул.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев