22 июль 2017 яңалыклары
-
Морзалар мәдәният йортында зур концерт булды
Морзалар мәдәният йортында ,,Сагындырып килгән Жәй" дип аталган Зур концерт булды. Концертта районыбызның мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр катнашты. Морзалылар күңеленә тамаша бик ошады, Һәр чыгышны алкышлар белән дәррәү килеп кабул иттеләр, рәхмәт сүзләренә күмеп, бу концертны оештыручы клуб мөдире Гөлназ Миңнуллинага зур уңышлар теләделәр.
-
Әлмәндәр мәдәният йортында "Җәйге матур кичләрдә" исемле кичә
21 июль көнне Әлмәндәр мәдәният йортында студентлар һәм укучылар"Җәйге матур кичләрдә"дип атап үзләренең матур җырларын җырладылар,ә соңыннан сиксәненче еллар җырларына дискотека булды.Авылыбызның киленнәре яшь чакларын искә алып рәхәтләнеп биеделәр. Рәхмәт әйтеп рәхәтләнеп ял иттек дип таралыштылар.
-
Урта Балтай авылы егетләре мәдәнияттә, спортта бик активлар
Урта Балтай авылы егетләре Мәдәнияттә,спортта бик активлар.Һәр шимбәдә мәктәп стадионында футбол ярышлары уза.15.07 көнне Бакырчы авылы белән уйнап җиңү яуладылар.Әфәрин егетләр!
-
Апаска Наталья Фишман килде
Районга Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин каршы алды. Республика вәкилләре, төзүчеләр, экологлар бергәләшеп Апаста ял итү урыны "Набережная" буенча сөйләшеп, проекты белән таныштылар. Эш башлаганчы барлык мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштеләр.
-
Апасның Җәмигъ мәчетендә балалар бәйрәме булды
Ике атна элек Җәмигъ мәчете үзенә дини белем алырга теләүче балаларны җыйды. Бүген исә алар шушы көннәр эчендә үзләштергән белемнәрен әти- әниләренә дә күрсәттеләр. Район мөхсәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев әлеге мәчет лагереның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Әти-әниләр, Дәү әти-Дәү әниләр дә бик канәгать. Балалар күп кенә бүләкләр алып өйләренә таралыштылар....
-
Су да арзан түгел хәзер
Тормыш-көнкүрешне судан башка гына күз алдына китерә алмыйсың. Аны җир өстенә чыгару, суүткәргечләр буенча урамнарга, йорт-фатирларга кулланучы алдына китереп бирүчеләр дә бу хезмәт өчен бәяләрне үзгәртми хәле юк-чөнки бөтенесе электрга, бензинга, техникага нигезләнгән. Ә алар шөкер бер дә тик тормый, акрын гына һаман өскә үрмәли, аларга бәяләр төшүе төшләргә кереп...
-
Әтрәчтән соң Тәтешкә
-Быелгы "Әтрәч укулары" 16 июлдә авыл читендәге бик күркәм "Изгеләр зираты"нда үтте. Анда Апастан 4 кеше катнаштык, гыйбрәтләндек, намаз кылдык. Безне бик гаҗәпләндереп һәм үсендереп, яныбызга вертолет белән Татарстан Премер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән республиканың бик шөһрәтле дин әһеле, Татарстан Дини назәрәте вәкиле, казый Җәлил хәзрәт Фазлыев...