Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табар Черкене авыл җирлегендә халык җыены күңелле рухта башланып китте

Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин район башлыгы Айрат Җиһаншинны истәлекле туган көне белән котлап, җирлек исеменнән җылы теләкләрен җиткерде.

(26 январь, “Апастово-информ”).


Халык җыены район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә узды. Җитәкче-белгечләр халыкка дәүләт программалары турында сөйләделәр, җир участокларын теркәү тәртипләрен аңлаттылар, эш һәм мәшгульлек үзәге буенча булган яңалыклар белән таныштырдылар. Шулай ук биредә халыкка мошенниклар кармагына эләкмәс өчен киңәшләр бирелде, сак булырга өндәп, кисәтү ясалды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин халык сорауларын язып алды. Ул шулай ук авылны яшәтер өчен бердәм булырга чакырды, илебезне саклаучы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм буенча районыбызның чиксез өлешен билгеләп узды һәм олы рәхмәт хисләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев