26 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Нәрсә вәгъдә итә?
Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк.
-
Апаслылар ял көнендә спорт белән шөгыльләнә ала
“Апас” универсал спорт залы ял көннәрендә спорт сөюче райондашларны кабул итә.
-
“Иң якын, иң газиз кешемне ясыйсы җиңел булмады”
Илсөяр Вәлиева – район мәдәният йортының рәссамы. Гади күзләр белән күреп булмаган матурлыкларны күңеле белән тоеп, гаҗәеп матур рәсемнәр ясый ул. Ак кәгазь битенә төшергән рәсемнәрне чынбарлыктан хәтта аерып та булмый. Ул тудырган матурлык дөньясы еш кына сәхнәләрне, залларны, диварларны бизи. Мисал өчен, район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә аның кул һәм күңел җылысы чагылыш таба. Ул үзе генә иҗат итеп калмый, яшь буынга да өйрәтә. “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә укучыларга рәсем сәнгате серләрен төшендерә.
-
Район башлыгы аграр көллият студентларын бәйрәм белән тәбрик итте
Көллияттә студентлар көненә багышланган чара узды.
-
Табар Черкене авыл җирлегендә халык җыены күңелле рухта башланып китте
Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин район башлыгы Айрат Җиһаншинны истәлекле туган көне белән котлап, җирлек исеменнән җылы теләкләрен җиткерде.
-
Германиядә хәрби бурычларын үтәгән апаслылар гуманитар ярдәм күчерде
Германиядә хезмәт иткән егетләр Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин белән элемтәгә чыгып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итәргә теләүләрен белдерде. Алар матди ярдәм күрсәтте.
-
Апаста узган “Тоннель”дә салмыш шоферларга игътибар биреләчәк
26 гыйнварда 16.00-18.00 сәгатьләрдә Свияжный- Каратун юлында “Тоннель” операциясе уза.