Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиб билгеләмәгән даруны куллану авыруны катлауландырачак

Эксперт даруларны үз белдеклегең белән эчеп, авыруны кискенләштерү мөмкинлеге хакында кисәтте.

(6 ноябрь, “Апастово-информ”).


Табибка күренмичә, профилактика максатыннан гына дару эчү катгый тыела. Организмга зыян килүе мөмкин.
“Дарулар аерым химик составлы, аларны контрольсез куллану организмга зыян сала”, - диде “Таттехмедфарм” генераль директоры Олег Акберов.
Аның фикеренчә, дару кулланган кешегә дөрес итеп диагноз кую да кыен эш. Чөнки, дару тәэсирендә аның организмында төрле көтелмәгән үзгәрешләр булырга мөмкин.
“Кайвакытта кеше үз белдеге белән дәваланып, стационарга 5-10нчы көнне генә килә. Аны инде ул чагында, белер-белмәс төрле дозаларда, кирәксә-кирәкмәсә дә, дарулар эчкәннән соң, нәтиҗәле итеп дәвалау эше дә катлаулана”, - диде генераль директор.
Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә генераль директор саф һавада күбрәк йөрергә, йокы һәм ял режимын төгәл үтәргә, С витамины белән баетылган эчемлекләрне күбрәк эчәргә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев