“Тамчы-шоу” алып баручысы Адилә Апасныкы булуы белән горурлана
"Яңа Гасыр" телеканалында баручы "Тамчы-шоу" интеллектуаль-күңел ачу тапшыруы алып баручысы Адилә Биктимерованың нәсел тамырлары Апаска бәйләнгән. Үзе биредә туып-үсмәсә дә, аның дәү-әнисе белән дәү әтисе Чүрибураш авылыннан. - Анда минем туганнарым, дәү әниемнең әнисе карт дәү әнием яши. Аңа инде 102 яшь. Авылга без әниләр белән еш кайтып йорибез. Шуңа...
"Яңа Гасыр" телеканалында баручы "Тамчы-шоу" интеллектуаль-күңел ачу тапшыруы алып баручысы Адилә Биктимерованың нәсел тамырлары Апаска бәйләнгән. Үзе биредә туып-үсмәсә дә, аның дәү-әнисе белән дәү әтисе Чүрибураш авылыннан. - Анда минем туганнарым, дәү әниемнең әнисе карт дәү әнием яши. Аңа инде 102 яшь. Авылга без әниләр белән еш кайтып йорибез. Шуңа да Апас миңа бик якын, - ди ул. Адилә "Яңа Гасыр" каналында бала чагыннан ук хезмәт куя. Иң элек ул "Яшь ТНВ" алып баручысы булса, күптән түгел "Тамчы шоу" тапшыруына күчкән. "Тамчы-шоу" ны алып барудан тыш Адилә экономика белгечлеге буенча һөнәр үзләштерү белән дә мәшгуль.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев