27 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Апаслылар хәзер балалар бакчалары өчен компенсацияләрне өйдән чыкмыйча гына рәсмиләштерә ала
Хәзер интернет-портал аркылы балалар бакчалары өчен төп һәм өстәмә компенсацияләрне рәсмиләштерергә мөмкин. Моны Пенсия Фондында соңгы 6 айга кереме хакында белешмәсе булган әти-әни башкара ала, - дип хәбәр иттеләр район матди ярдәм бүлегендә. Апаслылар мондый мөмкинлектән бик теләп файдаланалар. Гаризаларын электрон рәвештә тапшыручылар саны да көннән-көн арта фото: netaptek
-
Әниләр бәйрәмендә бер исерек, бәйрәм арты юл-транспорт һәлакәте
Әниләр бәйрәме кичендә Үтәмеш юлында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан салмыш шофер тоткарлана. Җиңел машинасына утырып юлга чыккан ир-атның бәйрәм киче күңелсезрәк тәмамлана. Аңа хәзер правасыннан колак кагарга һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. 27 ноябрь көнне төш вакытында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Бистәдәге кафе тукталышында "15ле"...
-
Ябалакта концерт узды
- Үзем 40 ел шәһәрдә эшләдем. Казандагы кызым Гүзәл гаиләсендә ике яраткан оныгым үсә. Авылны сагынып, юксынып яшәдем, шуңа да картлыгымны авыл һавасы сулап тынычлыкта үткәрергә булдым. Туган авылым Чүрибурашта туган нигеземне яңартам менә. Апас бик үзгәрә, яхшы якка үзгәрә ул. Бик күп яңа йортлар салына, авылларда юллар, урам утлары,...
-
“Тамчы-шоу” алып баручысы Адилә Апасныкы булуы белән горурлана
"Яңа Гасыр" телеканалында баручы "Тамчы-шоу" интеллектуаль-күңел ачу тапшыруы алып баручысы Адилә Биктимерованың нәсел тамырлары Апаска бәйләнгән. Үзе биредә туып-үсмәсә дә, аның дәү-әнисе белән дәү әтисе Чүрибураш авылыннан. - Анда минем туганнарым, дәү әниемнең әнисе карт дәү әнием яши. Аңа инде 102 яшь. Авылга без әниләр белән еш кайтып йорибез. Шуңа...
-
Апасның “Салават күпере” ндә мөһим яңалык
1 ноябрьдән Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында педагог-психолог һәм логопед эшли башлады. Бу хакта бакча күләмендә узган ата-аналар җыелышында хәбәр иттеләр. Белгечләр һәр бала белән якыннан әңгәмәләр үткәреп, анализлап алар белән шәхси шәгыльләнәчәкләр. - Педагог-психолог булып Апастан Ләйсән Гәрәева, логопед булып Кафия Миңнегалиева үз вазифаларына керештеләр. Белгечләр икесе дә югары...
-
Иске Йомралы мәктәбе укучылары ЗАГСта гаилә нигезләре дәресендә катнашты
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина аларга тату гаилә серләре турында сөйләде. Үзләрендә сакланучы документлар белән таныштырды. Укучылар да бик кызыксынып тыңладылар, төрле сорауларын бирделәр.
-
Зур Күккүз мәктәбе укучысы Гран-прига лаек булды
Зур Күккүз урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Сөнгатуллина Эльвина 24-25 нче ноябрь көннәрендә Халыкара "Илһамият" фестивалендә катнашып, иң югары бүләк - Гран - прига лаек булды. (җитәкчесе - Миңнуллина Ф.Ф.)