Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таныштыру сүзе

Кызылтауда туып-үскән Фиргать Мөхәммәтҗанов яшьлегендә диңгезче булган. Океаннар кичкәндә, 13 ел элек Свияжский бистәсенә кайтып төпләнгәнче чит-ят җирләрдә тимер остасы булып эшләгәндә үк шигърият бөреләре уянган аның күңелендә. Тик кыюсыз булгангамы, шул елларда ук редакция-нәшриятьларга сукмак салмаган. Инде ул бөреләр бүген тәмам уянып, шау чәчәктә. Беренче җимешләре дә өлгереп килә...

Кызылтауда туып-үскән Фиргать Мөхәммәтҗанов яшьлегендә диңгезче булган. Океаннар кичкәндә, 13 ел элек Свияжский бистәсенә кайтып төпләнгәнче чит-ят җирләрдә тимер остасы булып эшләгәндә үк шигърият бөреләре уянган аның күңелендә. Тик кыюсыз булгангамы, шул елларда ук редакция-нәшриятьларга сукмак салмаган. Инде ул бөреләр бүген тәмам уянып, шау чәчәктә. Беренче җимешләре дә өлгереп килә әнә. Тәүгеләре белән сез дә танышыгыз.
Ришат Җамалиев.
ИСӘНМЕ, ЯШЬЛЕГЕМ!
(Сабакташлар, яшьтәшләр белән 40 елдан соң очрашудан соң йокысыз төн җимеше)
Исәнмесез, сабакташлар,
Ни хәлләр бар, яштәшләр!
Исәнмесез, укытучылар,
Бер сүз белән-кардәшләр.
Менә янә мәктәп дәште,
Җыелыштык без бергә.
Күбебез тимер атларда-
Ихтирам юк хәмергә.
Укытучы абый-апалар,
Инде олыгайгансыз.
Сез һаман да безгә якын,
Чибәр булып калгансыз.
Тормышта үрләр яуладык,
Дөньядан без канәгать.
Яраткан укытучыларыбызга
Белдерәбез мең рәхмәт!
Күбебез юк бу табында,
Алар бакыйлыкта хәзер.
Безнең шулай җыелышу-
Күкләрдән төшкән әмер.
Рәхмәт оештыручыларга,
Безне бергә җыйганга.
Барыгызга баш иябез,
Шундый кеше булганга.
Укытучыбыз Мәрям апа
Эшнең башында йөрде.
Мәдинә, Алберт, Суфия-
Булышчылары иде.
Тормыш безне күп сынады,
Язмыш кыйнады, кисте.
Кемдер арабыздан китте,
Кемдер океаннар кичте.
Ошатып йөргән дус кызым
Хәзер инде дәү әни.
Син һаман шулай сөйкемле
Үзгәрмәгәнсең әллә ни...
Кемдер йолдызга үрелде,
Янды, көйде ул, пеште.
Байлык-муллыкка сикерде
Ә аннан түбән төште.
Шук идек без, шаян идек,
Безгә күңелле иде.
Шул балачак вакытларга
Кире кайтасы иде.
Юк, булмый шул вакытны
Борып булмый кирегә
Безнең мәктәп елларыбыз
Истә калсын мәңгегә.

Фиргать Мөхәммәтҗанов. 2017 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев