Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташламалы дәүләт ипотекасы: төрләре һәм өстенлекләре

АКШ һәм Көнбатыш илләре керткән санкцияләргә бәйле, рефинансирование ставкасының 20 процентка кадәр күтәрелүе аркасында бу елның февраль-март айларында ипотекага фатир сатып алу булмас­тай хәлгә әверелгән иде. Ипотека ставкалары апара сыман кабарып, Русия буенча елга 30-35 процентка кадәр үсте. Шөкер, Үзәк банк вәзгыятьне үз кулларына алды, дип әйтергә мөмкин. Бүген рефинансирование ставкасы 8 процент тәшкил итә, ягъни Үзәк банк коммерция банкларын нәкъ шушы ставка буенча финанслый. Торак базарында тотрыклылык саклау һәм халыкны уңайлы фатирлар белән тәэмин итү максатында дәүләт ташламалы ипотеканың берничә төрен тәкъдим итә. Бүген без укучыларыбызны аларның шартлары белән таныштырабыз.

Яңа төзелгән йортлардан – фатир

Социаль ипотеканың әлеге төре Русия Президенты тарафыннан 2020 елда коронавирус пандемиясе шартларында фатир сатып алуны киметмәү һәм торак төзүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан кертелгән иде. Шуңа күрә дә аны халыкта “Путин ипотекасы” дип атап йөртәләр. Баштагы мәлдә аны 5,5-6,5 процент ставкасы белән бирделәр, шуннан арткан сумманы банкларга дәүләт үзе кайтара иде. Санкцияләр кертелгәч, ставка 12 процентка кадәр күтәрелде. Хөкүмәтнең бу өлкәдәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә, май аеннан 9 процентка кадәр төште. Санкт-Петербург Халыкара икътисади форумында Владимир Путин министрлыкларга аны 7 процентка кадәр төшерү юлларын табарга кушты. Бүген банкларның күпчелеге яңа төзелгән йортлардан фатирларны 7 процент ипотека белән сата.
“Путин ипотекасы”ның шартлары түбәндәгечә.
Беренче взнос: 15 процент;
Кредит срогы: 30 елга кадәр;
Ташламалы кредит суммасы: Мәскәүдә һәм Петербургта – 12 миллион сумга кадәр, Русиянең башка төбәкләрендә – 6 миллион сум.
Социаль ипотеканың әлеге төре белән файдаланганда сез гомерегезне һәм сәламәтлегегезне страховкаларга һәм төзүче оешма белән килешү имзаларга тиеш. Шулай ук банк хезмәт стажыгызны һәм айлык эш хакыгыз күләмен тикшерәчәк. Беренче взносны керткәндә “Ана капиталы” акчаларын, дәүләт субсидияләрен файдаланырга да мөмкин.

Гаилә ипотекасы

Ташламалы ипотеканың әлеге төре белән 2018-22 елларда балалары туган, яки инвалид балалары булган гаиләләр файдалана ала. Ипотекага тулы гаиләләр дә, ялгыз ата-аналар да дәгъва итәргә мөмкин. Шулай ук әлеге төр ипотекага фатирны хәтта торагың булса да сатып алырга була.
“Гаилә ипотекасы”ның шартлары түбәндәгечә.
Беренче взнос: 15 процент;
Ипотека ставкасы: 6 проценттан башлана;
Кредит срогы: 30 елга кадәр;
Ташламалы кредит суммасы: Мәскәүдә һәм Петербургта – 12 миллион сумга кадәр, Русиянең башка төбәкләрендә – 6 миллион сум.
“Гаилә ипотекасы” акчаларына сез яңа төзелгән фатир гына сатып алырга мөмкинсез. Шулай ук җир участогы булган яңа төзелгән авыл йорты да сатып алу хокукыгыз бар. Фатир мотлак төзүче оешманың үзеннән сатып алынырга, бу хакта ике арада рәсми килешү имзаланырга тиеш. Аерым кешеләрдән, хәтта алар яңа йорттан торак сатып алып, анда теркәлергә өлгермәгән булсалар да, фатир сатып алырга ярамый! Банк сезнең хезмәт стажыгызны һәм айлык эш хакыгыз күләмен тикшерәчәгенә дә әзер торыгыз. Әлеге кредит артыннан ДОМ.РФ дәүләт корпорациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Гаилә ипотекасы” программасы буенча эшләүче банкларның исемлеге Русиянең Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Кайтам әле авылыма!

Шау-шулы шәһәр тормышыннан туеп, табигать кочагында яшәргә, мал асрарга, бакча үстерергә теләүчеләр өчен ил буенча “Авыл ипотекасы” программасы эшли. Ипотеканың ставкасы – нибары 3 процент. Аны авыл җирендә яшәргә теләүче теләсә кайсы кеше алырга мөмкин. Алда каралган ипотека төрләрендә сатып алынасы йортка карата кырыс таләпләр куелса, монда алар да юк. Ипотекага яңа йорт та, төзелеп бетмәгәнен, яки искесен дә, төзелеш участогын да сатып алырга мөмкин.
Шул ук вакытта “Авыл ипотекасы” буенча берничә кагыйдәне истә тоту мөһим:
– сез сатып аласы йорт яисә фатирның 30 000 кешедән азрак кеше яшәгән авыл яисә поселокта урнашуы мотлак, ул шәһәр биләмәсенә карарга тиеш түгел;
– программа буенча Русиянең күпчелек төбәкләрендә, шул исәптән, Башкортстанда да, 3 миллион сумга кадәр ипотека бирелә, Ерак Көнчыгышта, Ленинград һәм Ямал-Ненец автономияле округында гына ул 5 миллион сумга кадәр арттырыла;
– беренче взнос торак хакының 10 процентын тәшкил итә, аны түләү өчен шулай ук “Ана капиталы”н файдаланырга мөмкин;
– программа 2025 елга кадәр эшли.
“Авыл ипотекасы”ннан бер генә тапкыр файдаланып була. Төзелеп бетмәгән йорт сатып алсагыз, килешүдә аның беренче взностан соң ике ел эчендә файдалануга тапшырылырга тиешлеге ассызыклануы мотлак.
“Авыл ипотекасы” программасы буенча эшләүче банкларның исемлеге Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Башкортстаннан – Ерак Көнчыгышка

“Гаилә ипотекасы” программасының Ерак Көнчыгыш өчен махсус шартлары бар. Алар Ерак Көнчыгыш федераль округында гына эшли. Программа буенча, 2019 елның 1 гыйнварыннан соң балалары туган, яки, гомумән, инвалид балалары булган гаиләләр 6 миллион сумга кадәр ипотеканы банктан еллык 5 процент ставка белән алырга мөмкин. Бу сумманы шәһәрләрдә төзүче белән килешү нигезендә яңа йортлардан фатир сатып алу өчен генә тотынырга мөмкин. Авыл җирендә исә мондый чикләүләр юк. Йортны “икенчел базардан”, хәтта аерым кешеләрдән дә сатып алырга мөмкин. Барысы да яхшы, тик бер “әднәкесе” бар: сатып алынасы фатир яисә йорт мотлак Ерак Көнчыгышта урнашырга тиеш. Ә сатып алучының анда яшәве мәҗбүри түгел.
Беренче взнос торакның 15 процентын тәшкил итә. Аның өчен “Ана капиталы”н һәм башка субсидияләрне кулланырга мөмкин.
Ташламалы кредит янә гражданнарның түбәндәге категорияләренә бирелә:
– 35 яшькә кадәрге ир һәм хатын (гаиләдә бала булуы мәҗбүри шарт түгел);
– балигъ булмаган баланы ялгыз тәрбияләүче аналарга һәм аталарга;
– “Ерак Көнчыгыш гектары” дәүләт программасында катнашучыларга;
– төбәккә эшкә урнаштыру программалары буенча күченеп килгәннәргә.

Күпбалалы гаиләләргә – зур өй

Өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә ташламалар каралган. 2019 елның 1 январыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләрнең ипотека кредитларын каплау өчен дәүләт 450 мең сумлык компенсация түли. Бу суммага ипотеканы я тулысынча, я өлешләтә капларга мөмкин. Кредит алынган банк һәм аның белән килешү шартлары биредә бернинди роль дә уйнамый.
Шунысы мөһим: банк белән ипотека килешүе 2023 елның 1 июленә кадәр төзелгән булырга тиеш. Анда кредитның максаты төгәл күрсәтелүе зарур. Ул я әзер, я төзеләсе йорттан өлешләтә түләү шарты белән фатир яисә йорт төзү өчен участок сатып алуга юнәлтелгән булырга тиеш.
Компенсация бер генә тапкыр бирелә. Әгәр ипотеканы каплау өчен гаилә 450 мең сумнан азрак акча алып, калган сумманы соңрак файдаланырга өмет итсә, бу барып чыкмаячак.
Компенсация артыннан ипотека кредиты алган банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк документларыгызны ДОМ.РФ дәүләт корпорациясенә җибәрәчәк. Анда тикшерү үтеп, уңай карар кабул ителгәч, тиешле акча банкка күчереләчәк.
Тиешле документлар исемлеге һәм аларны тутыру рәвеше белән ДОМ.РФ сайтында танышырга мөмкин.

Автор:Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2022-08-15/tashlamaly-d-l-t-ipotekasy-t-rl-re-m-stenlekl-re-2910279

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев