17 август 2022 яңалыклары
-
Иген күкрәп үскән кырларда җыр-моң яңгырый
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Садә” ансамбле тир түгеп хезмәт куючы комбайнчыларга җырларын бүләк итә.
-
Районда иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар бүләкләнә
10 мең центнердан артык бөртеклеләр җыеп алган комбайнчыларга махсус премияләр тапшырыла.
-
Районда “Уңыш белән бүлеш” хәйрия акциясе узды
Акциянең максаты – ялгыз яшәүче пенсионерларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү.
-
Кыяр орлыгын ничек алырга һәм сакларга?
Киләсе елда да кыярдан мул уңыш аласыгыз киләме?
-
Аякларны көзән җыермасын өчен
Аякны көзән җыера икән, гади генә шушы ысулны кулланып карагыз.
-
Карбызны кышкылыкка саклыйбыз
Әлеге киңәшне саклап куярга онытмагыз!
-
Эшләүче яшь әни ничек ял итәргә хокуклы?
Яшь әни бала карау һәм эш буенча ялны берләштерергә теләсә, нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?
-
Апаслылар ГТОның алтын билгеләрен алды
Физкультурачылар көне уңаеннан, спортны аеруча үз иткән райондашлар билгеләп үтелде.
-
Каратун юлында йөргән шоферның салмыш булуы ачыкланган
Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр һаман да очрап тора. Алар штрафларның, законнарның катгыйлыгын соңыннан гына исенә төшерә.
-
Кредит бирмиләр...
— Моннан берничә ел элек микрофинанс оешмаларыннан кредит карталары һәм займнар җыйдым. Хәзер Кредит тарихлары бюросында рейтинг 7гә төште, беркайда да кредит бирмиләр. Яхшы эшкә урнаштым, кредитларны аз-азлап түлисем килә, ә кредит бирүче юк. Нәрсә эшләргә? Бурыч суммасы — 250000 сум.
-
Крыжовникка әфлисун кушыгыз
Кышын чәй эчкәндә бу тәмлекәчне өстәлгә куярга онытмагыз.
-
Апаста “Тоннель” кагыйдә бозучыларны ачыклый
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, юллардагы хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе оештырыла.
-
Ташламалы дәүләт ипотекасы: төрләре һәм өстенлекләре
АКШ һәм Көнбатыш илләре керткән санкцияләргә бәйле, рефинансирование ставкасының 20 процентка кадәр күтәрелүе аркасында бу елның февраль-март айларында ипотекага фатир сатып алу булмастай хәлгә әверелгән иде. Ипотека ставкалары апара сыман кабарып, Русия буенча елга 30-35 процентка кадәр үсте. Шөкер, Үзәк банк вәзгыятьне үз кулларына алды, дип әйтергә мөмкин. Бүген рефинансирование ставкасы 8 процент тәшкил итә, ягъни Үзәк банк коммерция банкларын нәкъ шушы ставка буенча финанслый. Торак базарында тотрыклылык саклау һәм халыкны уңайлы фатирлар белән тәэмин итү максатында дәүләт ташламалы ипотеканың берничә төрен тәкъдим итә. Бүген без укучыларыбызны аларның шартлары белән таныштырабыз.
-
Пенсия фонды балага СНИЛС алу тәртибен аңлатты
Ел башыннан 20 мең 650 татарстанлы актив режимда СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) алды. Бу ата-аналарга, РФ Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итмичә, балага документ алырга мөмкинлек бирә.