Реклама
Җәмгыять
«Tatar сүзе» бәйгесе татар шигъриятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла
«Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте.
(14 октябрь, “Апастово-информ“).
Бәйгенең икенче турына үтүчеләр өчен Казан театрлары артистлары нәфис сүз осталыгы буенча мастер-класс оештырачак.
Айдар Фәйзрахманов сайлап алу туры онлайн үтәчәген искәртте. «Икенче турда катнашучыларны чакырып, аларга мастер-класс та биреләчәк. Моның өчен Камал, Тинчурин театры артистлары, эстрадабыздагы мәртәбәле алып баручылар да җәлеп ителәчәк. Әлеге бәйге 4-5 ел элек үк әзер иде. Елашып утыруның мәгънәсе юк. Соңга калдык дип, үкенеп утыра алмыйбыз», – диде ул.
«Беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар итәчәкбез. Шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт – костюм да исәпкә алыначак. Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», – диде Фәйзрахманов.
Бәйге номинацияләре: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл. Катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә: 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар – театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын – 30 000 сум, II урын – 25 000 сум, III урын – 20 000 сум. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын – 45 000 сум, II урын — 35 000 сум, III урын – 25 000 (егерме биш мең) сум. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: I урын – 50 000 сум, II урын – 40 000 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев