Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан сораштыру

6 ноябрь Татарстанда Конституция кабул ителгән көн. Конституция - республикабызның төп законы. Аның әһәмияте нинди? Конституциядәге маддәләрнең кайсысын аеруча мөһим дип саныйсыз? Әлеге уңайдан тарих һәм татар теле укытучыларының фикерләрен тыңладык.

(6 ноябрь, “Апастово-информ”).


Конституциядә җәмәгать оешмаларының республика тормышындагы роле аерым ассызыклана
- Татарстан Конституциясе 1992нче елның 6 ноябрендә кабул ителде, ягъни, Россия Конституциясенә караганда, бер ел алдан. 28 ел эчендә Татарстан Конституциясе вакыт сынавын узды. Ул төп кагыйдәләрнең гарантиясенең һәм кыйммәтләренең сакланып калуы белән үзенчәлекле. Татарстан Конституциясендә барлыгы 126 маддә һәм 7 бүлек бар. Минем фикеремчә, беренче һәм икенче бүлекләр аеруча мөһимнәр. Алар Конституциянең нигезләренә, кешенең хокуклары, иреге һәм бурычлары турындагы мәсьәләләргә багышланган. Аерым шәхеснең һәм җәмгыять үсешенең гарантияләре турында да язылган анда. Телләрне, мәдәниятне, рухи кыйммәтләрне саклау юнәлешләре билгеләнгән. Җәмәгать оешмаларының республика тормышындагы роле аерым ассызыклана. Җәмгыятьнең төрле катламнары өчен төрле шартлар тудыру, аерым алганда, ветераннарның республика һәм җирле үзидарә тормышында актив катнашулары, моның өчен булган мөмкинлекләрне күрсәтә.
Татарстан Конституциясе кагыйдәләре бүген дә бик актуаль. Бу республиканың төп Законы өстендә нәтиҗәле эш алып барылганлыгын күрсәтә. Татарстанның суверенитетын саклау һәм аның чәчәк атуының мөһимлеген искәртә, - дип сөйләде район ветераннар оешмасы җитәкчесе, тарих укытучысы Гөлнур Насыйбуллина.
 

Конституциябездә дин иреге гарантияләнгән

-Татарстан үзенең күпмилләтле халкы белән бай. Районыбызда да төрле милләттән булган һәм төрле дин тотучылар яши. Без мәктәпләрдә дүртенче, бишенче сыйныфлардан ук, дини культура нигезләрен укытабыз, шул рәвешле башка диндәге кешеләргә карата хөрмәт тәрбиялибез. Чөнки, Конституциябездә дин иреге нинди чиркәүгә һәм мәчеткә йөрүләренә карамастан, иреклелек гарантияләнгән. Мәктәптә бер-береңә хөрмәт белән карау буенча аңлату эшләре алып барыла. Дөньяда иң киң таралган өч динне өйрәнәбез. Дөрес, дин дәүләттән аерылган. Ләкин, балалар кечкенәдән үк, дин нигезләрен аңларга, дини культурага өйрәнергә тиешләр. Бу балаларны шәфкатьле, инсафлы кешеләр итеп тәрбияләргә ярдәм итә, - дип саный Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Хәбибуллин.
 

Татар телебез югалмасын, үссен, ныгысын

-Бу мөһим дата республика өчен бик зур әһәмияткә ия - әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды. Бу Конституция Татарстанда гомер итүче төрле милләт халкын берләштерергә ярдәм иткән. Бердәмлек өчен телләр аеруча зур роль уйный. Татарстанда дәүләт телләре тигез хокуклы - татар һәм рус телләре. Безнең рус мәктәбендә 1993нче елдан районыбызда беренчеләрдән булып, рус телле балалар да татар телен фән буларак өйрәнә башлады. Бүгенге көндә дә татар теленең аһәңле, моңлы, матур тел булуына инанып, яратып үзләштерәләр.
Үз Конституциясен беренчеләрдән булдырган Татарстаныбызда татар теленең әһәмияте киләчәктә дә югалмасын, саклансын, баесын, ныгысын иде, - дип үз фикерен белдерә Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова.
 

Татарстан киләчәкне алдан алдан күрә белә

Татарстан Конституциясе Россиянекенә караганда да алдан кабул ителгән. Ил демократия юлына аяк баскан вакытта иң уңышлы Конституция булган, дип саныйм. Соңрак кабул ителгән Россия Конституциясе нигезләренә дә туры килгән ул, ягъни, Татарстан сәясәтне, киләчәкне алдан сиземләп, дөрес юнәлеш алган, минемчә, - ди Каратун урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әминә Гаффарова

Фото авторы: Зилә Гатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев