Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда тагын бер банк банкрот дип танылган

Татарстан Арбитраж суды Үзәк Банкның Татагропромбанкны банкротлыкка чыгару дәгъвасын канәгатьләндерде, дип хәбәр ителә ТАССка суд матбугат хезмәтендә. "Суд дәлилле дип тапты, бер елга конкурс эшен ачты, киләсе утырыш 2018 елның 21 маенда була", - дип аңлатканнар матбугат хезмәтендә. Татар-информ агентлыгы билгеләп үткәнчә, Россия Банкы 5 апрельдә Татагропромбанкның капиталын югалту һәм...

Татарстан Арбитраж суды Үзәк Банкның Татагропромбанкны банкротлыкка чыгару дәгъвасын канәгатьләндерде, дип хәбәр ителә ТАССка суд матбугат хезмәтендә. "Суд дәлилле дип тапты, бер елга конкурс эшен ачты, киләсе утырыш 2018 елның 21 маенда була", - дип аңлатканнар матбугат хезмәтендә.

Татар-информ агентлыгы билгеләп үткәнчә, Россия Банкы 5 апрельдә Татагропромбанкның капиталын югалту һәм җинаять юлы белән алган керемнәрне легальләштерүгә каршы эшчәнлек өлкәсендә канун бозган өчен банк операцияләрен башкару буенча лицензиясен алган иде.


11 апрельдә Иминият кертемнәре агентлыгы Татарстан «Ак Барс» банкын банк-агент итеп билгеләде һәм әлеге банк Татагропромбанк кертемчеләренә акчаларын кире кайтару белән шөгыльләнәчәге билгеле булды. Иминият кертемнәре агентлыгы мәгълүматлары буенча, түләүләр 1,66 млрд сум тирәсе булачак. Әлеге максаттан 3,24 мең кертемче мәрәҗәгать итәргә мөмкин. Кертемнәр түләүгә гаризалар һәм кирәкле документлар кабул итү, шулай ук түләүләр 2017 елның 19 апреленнән 2018 елның 19 апреленә кадәр башкарылачак.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев