22 май 2017 яңалыклары
-
“Нечкәбил” бәйгесе башланды
Казан шәһәрендә "Нечкәбил" бәйгесе старт алды. Биредә Урта Балтай мәктәбе директоры Резедә Сәлахова катнашты. Ул Апас районының табигате, чишмәләре, ныклы гаиләләре турында чыгыш ясады. Шулай ук җырларын бүләк итте. "Нечкәбил" бәйгесенең зона туры быел Апаста узачак.
-
Почтальон Яңа Зеландиядән Апас музеена нинди экспонат китерде?
Яңа Зеландия дәүләте башкаласы университеты профессоры, якташыбыз, Садри Җәләл нәселе дәвамчысы, профессор Шамил Галиев Апас "Туган як" музеена Дарвин тәгълиматын математик юл белән дәлилләгән фәнни китабын җибәргән. -Бу тарихи, истәлекле экспонатны кадерләп кабул иттек һәм ул бик тиз арада тамашачы хозурына чыгарылачак,-ди музей директоры Рәмис Ногманов. -Профессор Шамил Галиев инде...
-
Иске Йомралыда якташлар очрашты
Иске Йомралы мәдәният йортында "Очар кошлар кебек талпынып, туган якка кайттым сагынып" дип исемләнгән кичә узды. Биредә авылдан читтә яшәүче якташлар катнашты. Җыр-моңнар, биюләр, нәфис сүзләр барысы да үз көчләре белән башкарылды. Олысы да, кечесе дә сәхнә түрендә булды. Тамашачы кайнар чәй, тәмле коймак, хәләл шашлыктан авыз итте.
-
Татарстанда тагын бер банк банкрот дип танылган
Татарстан Арбитраж суды Үзәк Банкның Татагропромбанкны банкротлыкка чыгару дәгъвасын канәгатьләндерде, дип хәбәр ителә ТАССка суд матбугат хезмәтендә. "Суд дәлилле дип тапты, бер елга конкурс эшен ачты, киләсе утырыш 2018 елның 21 маенда була", - дип аңлатканнар матбугат хезмәтендә. Татар-информ агентлыгы билгеләп үткәнчә, Россия Банкы 5 апрельдә Татагропромбанкның капиталын югалту һәм...
-
Коштавылында – очрашу
Коштавылы мәдәният йортында Гарифулла Галиуллинга 90 яшь, тормыш иптәше Маһруй белән никахлашкан көннәренә 65 ел тулуга багышланган кичә узды. Кичә аларның уллары, әлеге авыл егете, "Апас" якташлыгы вице-президенты Наил Галиуллин ярдәме һәм теләктәшлеге белән оешты. Ул чын мәгънәсендә авыл көненә әверелде. Балалар өчен батутлар эшләде, килгән һәркем тәм-томнардан авыз итте....
-
Апасның иң оста йөзүче пенсионеры
19 майда Казанда пенсионерлар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Район буенча беренче урынны алган Венера Мөхәммәдова барлык көндәшләрен узып, республика буенча кабат беренчелекне яулап кайтты.
-
Каратунның “Гөлчәчәк” балалар бакчасына уен мәйданчыгы куелды
"Гөлчәчәк" нәниләре әле кайчан гына танымаслык булып үзгәргән балалар бакчасына йөри башлаган иде. Алар өчен тагын бер уңайлылык артты. Бакчага уен мәйданчыгы куелды. Алар хәзер рәхәтләнеп биредә уйный. Мөнирә Садриева җитәкчелегендәге коллектив, балалар һәм аларның әти-әниләре район башлыгы Рәшид Заһидуллинга рәхмәтле.