Коштавылында – очрашу
Коштавылы мәдәният йортында Гарифулла Галиуллинга 90 яшь, тормыш иптәше Маһруй белән никахлашкан көннәренә 65 ел тулуга багышланган кичә узды. Кичә аларның уллары, әлеге авыл егете, "Апас" якташлыгы вице-президенты Наил Галиуллин ярдәме һәм теләктәшлеге белән оешты. Ул чын мәгънәсендә авыл көненә әверелде. Балалар өчен батутлар эшләде, килгән һәркем тәм-томнардан авыз итте....
Коштавылы мәдәният йортында Гарифулла Галиуллинга 90 яшь, тормыш иптәше Маһруй белән никахлашкан көннәренә 65 ел тулуга багышланган кичә узды. Кичә аларның уллары, әлеге авыл егете, "Апас" якташлыгы вице-президенты Наил Галиуллин ярдәме һәм теләктәшлеге белән оешты. Ул чын мәгънәсендә авыл көненә әверелде. Балалар өчен батутлар эшләде, килгән һәркем тәм-томнардан авыз итте. Мәдәният йортында хатирәләр яңарды, авылда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Авылның үрнәк гаиләләренә, авыл өчен җан атып яшәүчеләргә, чыгарылыш класс укучыларына, уку алдынгыларына бүләкләр бирелде.
Кичәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Соңыннан Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары спектакль күрсәттеләр.
Бу хакта тулырак "Йолдыз" битләреннән укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев