Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Түгәрәк өстәл“ артында җитди сөйләшү

"Ак Барс-Мед" иминият компаниясенең Апас филиалы елга ике тапкыр "түгәрәк өстәл" артында очрашулар үткәрә. Бу юлы очрашу Балтай тернәкләндерү үзәгендә үтте. Сорауларга филиал җитәкчесе Илһам Нургалиев, үзәк хастаханәнең баш табибы Линар Ахметьянов, урынбасарлары Рөстәм Гайнуллин, Талия Сафиуллина, аптека мөдире Люция Носова җавап бирделәр. Очрашуга килүчеләр, нигездә, аптекадагы ташламалы даруларга кагылышлы...

"Ак Барс-Мед" иминият компаниясенең Апас филиалы елга ике тапкыр "түгәрәк өстәл" артында очрашулар үткәрә. Бу юлы очрашу Балтай тернәкләндерү үзәгендә үтте. Сорауларга филиал җитәкчесе Илһам Нургалиев, үзәк хастаханәнең баш табибы Линар Ахметьянов, урынбасарлары Рөстәм Гайнуллин, Талия Сафиуллина, аптека мөдире Люция Носова җавап бирделәр. Очрашуга килүчеләр, нигездә, аптекадагы ташламалы даруларга кагылышлы сораулар күп бирделәр, табибларның рецептларны нинди тәртиптә язулары, хезмәт ветераны һәм пенсионерларга дару алганда ташламалар булу-булмавы, "Ашыгыч ярдәм"нең килү тәртибе белән кызыксындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев