18 декабрь 2015 яңалыклары
-
Каратуннан Яппарова Алисә
Безнең Алисә икенче Яңа елын каршы алырга әзерләнә.
-
Кияү белән кәләш фотографны судка биргән
Яшьләрнең шикаяте фотоларның сыйфатына гына түгел, ә аның композициясенә дә кагыла. Уфада яшәүче Юлия Мясина фотоларны күз яшьләрсез карый алмый. Берсендә кияү белән кәләш янәшәсеннән таныш булмаган ир-ат сумка күтәреп узып бара. Икенчесендә бер ханымның ярты гәүдәсе кадрга эләккән. Кияү белән кәләшнең йөзенә караганда исә алар өчен бу туй түгел,...
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 18.12.2015
-
Апас урта мәктәбе чыршының яңа төрен уйлап тапкан. Нинди ул?!
Апас урта мәктәбендә Яңа елны әнә шундый үзенчәлекле чыршы белән каршы алалар. Кулдан, күңел җылысын биреп эшләнгән, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән нәфис чыршы кемнең генә игътибарын җәлеп итмәс икән.
-
“Түгәрәк өстәл“ артында җитди сөйләшү
"Ак Барс-Мед" иминият компаниясенең Апас филиалы елга ике тапкыр "түгәрәк өстәл" артында очрашулар үткәрә. Бу юлы очрашу Балтай тернәкләндерү үзәгендә үтте. Сорауларга филиал җитәкчесе Илһам Нургалиев, үзәк хастаханәнең баш табибы Линар Ахметьянов, урынбасарлары Рөстәм Гайнуллин, Талия Сафиуллина, аптека мөдире Люция Носова җавап бирделәр. Очрашуга килүчеләр, нигездә, аптекадагы ташламалы даруларга кагылышлы...
-
Иң сирәк кушылган бала исемнәре билгеле булды
Валерия, Гадел, Кәрим, Эмиль, Самирә, Стефания, Рөстәм һәм Егор... Казанда яшәүчеләр узган атнада балаларына шундый исемнәрне ешрак кушкан. Сирәк кушылган исемнәр - Никон, Капитолина, Алексия, Ролан, Агния, Аврора, Чыңгыз, Дамиан, Изольда. Гомумән алганда, узган атнада шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 469 бала (245 малай һәм 224 кыз) тууы теркәлгән....
-
Ут эченнән өч хатын-кыз һәм биш баланы коткарганнар
Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Р.Зорге урамы 31 нче йорттагы фатирдан 8 кешене ут эченнән алып чыккан. Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә кичә 18:12 сәгатьтә килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр тиешле урынга 3 минут эчендә килеп җитә. Ул арада ут 15 квадрат метр мәйданны камап алган була инде. Коткаручылар...
-
Егетләрне озаттык
Районда көзге чакырылыш уңышы тәмамланды, - дип хәбәр итә район хәрби комиссары Илшат Паймурзин. Барлыгы 42 яшь Апаслы хәрби частьләргә исән - сау барып җитте. Бу чакырылышта 8 егет хәрби - һава десант гаскәрләрендә, 6 яшь апаслы хәрби флотта, 9 егетебез Кырым, Севастопольдә хезмәт итәчәк. Аларның һәммәсе һәм командирлары белән...
-
Каратуннан Гимадиевлар гаиләсе
Мәктәпкә кулдан эшләнгән эшләрен дә җибәрде алар.
-
Апаста шофер булырга теләүчеләр кимеми
Киләсе елда Апас аграр көлиятендә белем алучы 96 укучы "В" һәм "С" категорияләренә транспорт йөртү таныклыгы алып чыгачак. Алар бүгенге көндә теория белән беррәттән практик белемнәрен дә ныгыталар. Түләүле курсларда исә 17 егет һәм 5 кыз белем ала. Алар гыйнвар аенда имтихан тапшырачак.
-
Яшь апаслылар самбо ярышларында катнашты
Буада яшүсмерләр арасында самбо буенча ярышлар узды. Анда безнең районнан 16 кешелек команда катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә Ләлә Имаметдинова, Илмир Сабиров, Ландыш Галиәкбәрова беренче урынны алды. Шулай ук икенче-өченче урынны яулап кайтучы райондашларыбыз да шактый.
-
18 декабрь – ЗАГС хезмәткәрләре көне. Гражданлык хәле актларын теркәү хезмәте оешуга 98 ел тула
Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек телим. Гаиләләр нык булсын, балалар дөньяга күбрәк аваз салсын һәм алар пар канат астында үссен. Рәшид Заһидуллин, муниципаль район башлыгы.