Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үтәмешнең иң бәхетле парлары

Үтәмеш авылында яшәүче Нәгыймә әби Салахова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Хәертдин бабай белән алар 69 ел бергә иңгә-иң куеп яшәүче бәхетле парлар. Тормышның ачысын-төчесен күреп, бала югалту хәсрәтен дә кичергәннәр. Бүген уллары Рәшит, Фәрит, кызлары Гөлшат, кияү-киленнәре, оныклары игелеген күреп яшиләр алар. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Нәгыймә әбигә...

Үтәмеш авылында яшәүче Нәгыймә әби Салахова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Хәертдин бабай белән алар 69 ел бергә иңгә-иң куеп яшәүче бәхетле парлар. Тормышның ачысын-төчесен күреп, бала югалту хәсрәтен дә кичергәннәр. Бүген уллары Рәшит, Фәрит, кызлары Гөлшат, кияү-киленнәре, оныклары игелеген күреп яшиләр алар.

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Нәгыймә әбигә Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин да изге теләкләре белән күчтәнәчен бирде.

(Тулырак язма газетабызда).

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев