23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Музыкальная передача "Кунелем турендэ" 23.09.2016
-
Апас пенсионерлары киңәште
Район үзәк китапханәсендә Апас бистәсе ветераннар Советының (рәисе Расыйх Латыйпов) берләштерелгән президиум утырышы булды. Көн тәртибенә өлкәннәр ункөнлеге, соцпакет, "Болгар" хәйрия фонды турында сөйләшүләр кергән иде. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, даруханә, хастаханә, социаль яклау, пенсия бүлеге җитәкче-белгечләре, актив пенсионерлар катнашты һәм чыгыш ясадылар. Биредә өлкәннәр ункөнлегенә...
-
Апас хәрби комиссары Илшат Паймурзин алтынчы районара ярыш үткәрде
-Россия мөстәкыйльлеге өчен, дөнья илләре ихтирам иткән көчле держава булуы өчен сау-сәламәт, нык ихтыярлы, чыныккан ил сакчылары кирәк,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин. -Бездән соң килүче буынның нинди булуы безгә бик бәйле. Үземнең һәм район хәрби комиссариаты призларына 5 ел рәттән мини-футбол һәм хоккей буеча районара ярышлар үткәрә алуым белән...
-
Үтәмешнең иң бәхетле парлары
Үтәмеш авылында яшәүче Нәгыймә әби Салахова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Хәертдин бабай белән алар 69 ел бергә иңгә-иң куеп яшәүче бәхетле парлар. Тормышның ачысын-төчесен күреп, бала югалту хәсрәтен дә кичергәннәр. Бүген уллары Рәшит, Фәрит, кызлары Гөлшат, кияү-киленнәре, оныклары игелеген күреп яшиләр алар. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Нәгыймә әбигә...
-
“Туган авылым табигате“ бәйгесе җиңүчесе Лилия Җамалиева бүләк алды
Лилия Җамалиева Урта Балтай мәдәният йорты җитәкчесе. Ул сайтта барган бәйгеләрнең даими катнашучысы. "Сабантуйга бүләк җыйдым" бәйгесендә дә Лилия икенче урынны алган иде.
-
Апасның редакция хезмәткәрләре Казан өчен тавыш бирә
"Йолдыз" ("Звезда") газетасы, "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе дә "Казан өчен тавыш бирәбез" акциясендә актив катнаша. Коллективтагы һәр кеше үз тавышын бирә.