Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган төбәгебезнең үсешенә зур өлеш керткән өлкәннәр Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медальләргә лаек булды

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина белән берлектә, алар белән якыннан сөйләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашып, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм медаль тапшырдылар.

(12 октябрь, “Апастово-информ“).


Медаль алучы апалар күршеләр булып чыкты. Алар бер-берсе белән аралашып, хәлләрен белешеп яши.
Зөлфирә апа Вәлиәхмәтова Кече Болгаер авылының тынгысыз йөрәкле өлкәннәренең берсе. Ул бүген дә гел хәрәкәттә, йорт тирәсендә кайнашып, тулы тормыш белән яши.

Налия апа Шәйхетдинова бүген улы Айрат, килене Алсу тәрбиясендә олы хасияттә яши. Балалары, оныклары өчен горурлануын яшерми. Шулай ук 40 елдан артык фермада хезмәт иткән.

Елизавета апа Ибраһимова 42 ел китапханәче булып эшләгән. Кул эшләренә дә бик оста ул. Табигать кочагында булырга ярата. Яше шактый олы булса да, яратып җиләк, төрле шифалы үләннәр җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев