Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тулма (голубцы) өчен кәбестәне әзерләүнең гади ысулы

Тулма (голубцы) ясау өчен кәбестәне бөтен килеш кайнар суда йомшартып та алырга була, әмма бу юлы бик җиңел ысул белән котылдым әле. Балконда кәбестә онытылып калган. Билгеле инде шытырдап каткан. Төнгә өйгә кертеп калдырдым. Кәбестәне савытка куярга онытмагыз, җебегәч суы ага.

Иртән турап аш пешерергә уйлаган идем, әмма өшегән кәбестәнең яфраклары җайлы гына алынуын һәм тулма өчен шәп булачагын аңлап алдым. Тулма ясарга уйлап йөрүчеләр кәбестәне берничә көнгә туңдыргычка куя яки балконда «онытып калдыра» ала икән.

Шулай итеп тулма ясарга булдым. Сыер итеннән фарш, суган, дөге, тоз, борыч салып эчлек ясадым.

Кәбестәнең яфракларын берәмләп кисеп алдым, каты урынын кисеп ташладым. Эчлекне кәтлит формасында ясап, яфракларга төрдем. Бу тулманы катырып та куярга була.

Биегрәк табада суган белән кишерне бераз кыздырып алырга, 3-4 кашык томат пастасы салып болгатырга һәм өстенә тулманы тезеп чыгарга. Тулманың яртысы күмелерлек итеп шулпа яки кайнаган су салырга. Табаның капкачын ябарга һәм сүрән утта 20 минут пешерергә, аннары икенче ягын әйләндерергә һәм 15-20 минут пешерергә.

Тулманы табынга кайнар килеш бирергә, өстенә кишер һәм суган,  яшеллек һәм каймак салырга мөмкин.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/tulma-golubcy-ocen-kabestane-azerlaunen-gadi-ysuly-5857240

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев