Тутайда яшь буын иҗат белән яши
Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музеенда иҗади кичә үтте.
(28 апрель, “Апастово-информ”).
"Яшәү ул - иҗат итү" дип исемләнгән рәсем ясау буенча мастер-классны яшь буын бик ошатты.
“Укучылар бик теләп рәсем ясау серләренә өйрәнделәр һәм үзләре дә ясап карадылар. Барлык укучылар да бу эшне бик уңай башкарып чыктылар һәм истәлеккә үзләре белән алып киттеләр”, - ди музейның җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллина.
Шулай ук музейда бу көнне Чүрибурашта яшәүче Лира Яруллинаның шәхси күргәзмәсе оештырылды. "Пушкин картасы" кысаларында узган бу мастер-класста катнашкан укучылар белән ул бик теләп аралашты, киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев