Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Уфа кунагы Апас музеена бүләкләре белән килде

Казанда яңа гына үткән чираттагы Бөтендөнья Татар Конгрессы делегаты, Апас Үзәк музее директоры Рәмис Ногманов яшьлек дусты-1970-1974 елларда Казан Дәүләт университетында бергә укыган сабакташы Нигъмәт Ваһапов белән очрашты. Зур дәрәҗәләргә ирешкән галимне Апаска кунакка чакырды. Нигъмәт Хәмидулла улы Ваһапов музейга үзенең шәхси архивыннан 19-20 гасырларда нәшер ителгән 30 экземпляр газета-журналлар,...

Казанда яңа гына үткән чираттагы Бөтендөнья Татар Конгрессы делегаты, Апас Үзәк музее директоры Рәмис Ногманов яшьлек дусты-1970-1974 елларда Казан Дәүләт университетында бергә укыган сабакташы Нигъмәт Ваһапов белән очрашты. Зур дәрәҗәләргә ирешкән галимне Апаска кунакка чакырды. Нигъмәт Хәмидулла улы Ваһапов музейга үзенең шәхси архивыннан 19-20 гасырларда нәшер ителгән 30 экземпляр газета-журналлар, китаплар бүләк итте. Аларның барысы да латин һәм гарәп телендә. Иң борынгысы типографиядә 1890 елларда бастырылган. 1908 елда татарчага тәрҗемә ителгән Александр Пушкинның "Таш кунак" китабы да яхшы сакланган. Районыбызның Болынбалыкчы авылы мәдрәсәсендә 1885-1890 елларда белем алган археограф-галим Гайнетдин Әхмәровның 1910 елда басылган "Казан тарихы" китабы да бик кадерле һәм кыйммәтле эспонатларның берсе. 1917 елда нәшер ителгән "Аваз" мөселман-социалистик газетасы да ерак тарихыбыз кайтавазы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай оештырган "Ялт-йолт" журналының 1916 елда чыккан бер нөхсәсе, аның вафатыннан соң 1917 елда нәшер ителгән "Балалар күңеле" җыентыгы да хәзер архив-музейларда бик сирәк очрый. Рәмис Ногмановның үзе, районыбыз өчен тагын бик кадерле бүләкләрнең берсе-хәзерге "Ватаным Татарстан" газетасы башлангычы-1919 елда чыккан "Эш" газетасының 146 нчы саныдыр, мөгаен. Бу газетага безнең якташыбыз, Борнаш авылында туып-үскән Вәли Сәлим улы Шәфигуллин нигез салган. Бүген Башкортстанда яшәүче Апас кунагы бүләкләре арасында тагын 1915 елның 12 июлендә Казанда нәшер ителгән "Кояш" газетасының 750 нче саны һәм тагын башка бик күп тарихи ядкарләр бар.

Бу бүләк экспонатлардан Апас музеенда җыйнак кына күргәзмә оештырылды. Район укытучыларының август конференциясе көннәрендә музейда мәктәп китапханәчеләре секциясе эшләде һәм алар аның белән иң беренчеләрдән булып таныштылар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев