“Укымаган кешене кызыксындыру авыр”
Борнаш авылы кызы Рузилә Закирова-Ногманова бер карасаң, артык җитди, икенче яктан уйчан һәм хисле булып тоела. Гадилеген саклап, күпме генә яшерергә тырышса да, аның күңеленнән тәлгәш-тәлгәш шигырь коела. Матур һәм җыйнак, кыска һәм төгәл итеп яза ул. Бер якынын, танышын, авылдашын да читтә калдырмый, туган көннәре, истәлекле бәйрәмнәре белән котлый, шигъри юлларын социаль челтәрләргә дә урнаштыра.
Рузилә апа кечкенәдән вакытлы матбугат белән дус. Әлегә кадәр авылда иң күп газета-журналларга язылучы булса, хәзер үзе җаваплы һәм тынгысыз һөнәр иясе. Борнаш авылының хат ташучысы ул.
-Ишле гаилә булып яшәдек. Дәү әнием, әти-әнием дә почта килүен көтеп торалар иде. 16 данә газета һәм журнал алдырганыбыз да истә. Барысы да кызыклы, берсе белән дә “дуслыкны” өзәсе килми иде. Үземнең дә шигырьләрем “Йолдыз”да даими басылып килде. Хәзер азрак иҗат итәм. Шулай да, кулым каләм сорап тора, - ди ул.
Рузилә апа 4 елдан бирле Әлмәндәр почта элемтәсе бүлегендә эшли. Авылдашларына газета-журналлар яздыру, таратудан тыш, түләүләр дә кабул итә, товарын да сата. Алдагы кебек, авыр-авыр берничә сумка күтәреп йөрмәсәләр дә, җәяү йөрүнең кыенлыгын, товар салган биштәренең иңнәрен ничек басуын үзе генә белә.
-Авылымның өлкәннәренә мин бик рәхмәтле. Күпчелек йортта көтеп торалар, бер язылган кеше кире бормый. Ә укымаган кешене аны кызыксындыру авыр. Товарымны да алалар, түләүләрен дә ышанып тапшыралар, - ди Рузилә апа.
Дөньялыкның төрле кешесе бар. Арада юк кына товар тәкъдим иткән өчен дә төрле сүзләр яудыручысы да, кибет бәяләре белән чагыштырып, арттырып сатуда гаепләүчесе дә очрый. “Бәхеткә андыйлар сирәк. Бер авыз пешкәч, кабат бармыйсың гына”, - ди ул.
Авылда вакытлы матбугатка күпләп язылучылар әле дә бар. Мисал өчен, Шәһит һәм Флера Миңнуллиннар 8-9 төрле газета-журналга языла. Авылдашлары “Йолдыз” һәм берничә шәхси басмадагы газеталарны укыйлар.
Рузилә апа аңа кадәр 31 ел сатучы хезмәтен башкарды. Саннар дөньясында, товар арасында кайнап үтелгән елларны сизми дә калган. Олыгайган әти-әнисен тәрбияләргә кирәк булу сәбәпле, ул инде ияләшеп беткән эшеннән аерылган. Почта хезмәтендә дә зур җаваплылык каршы ала аны. Тик атнага ике генә көн эшләү, буш вакытның күбрәк калуы гаилә таләпләренә туры килгән.
Рузилә апа зур югалтуларны да йөрәге аша кичерде. Бер-бер артлы әти-әнисен, фаҗигале төстә тормыш иптәшен югалтты ул. Кызы һәм улы янәшәсендә хәсрәтләрне күтәрерлек сабырлык таба алды. Бүген улы янында, мәктәптә укый. Кызы исә, хәрби егеткә кияүгә чыгып, ерак шәһәрләрдә яши. Әниләрен онык белән дә сөендергәннәр.
Рузилә апа Ногманова терлекләр асрый, яшелчәсен үстерә. Балаларын тәмле ашлар белән сыйлый.
-Мин күбрәк урам тирәсендә эшләргә яратам. Тик хатын-кыз, әни буларак, өй эче мәшәкатьләреннән дә читтә калып булмый, - ди ул.
Рузилә Закирова-Ногманованың шигырьләрендә яшьлекне сагыну, туган авылга мәхәббәт, балаларына булган ярату чагылыш таба. Замананың үзгәрешләренә дә битараф кала алмый ул.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев