Ул-кызлары белән данлы Шәмбалыкчы
Безнең Шәмбалыкчыда авылыбызның яме булып, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее эшләп килә. Узган, 2016 нчы елда музей ачылганга 20 ел булды. Музейны оештыручы һәм аның беренче директоры Зиннәт абый Хәйруллин. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы. Үз төбәгенең сәнгать өлкәсендә иң югары ноктасында булган,...
Безнең Шәмбалыкчыда авылыбызның яме булып, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее эшләп килә. Узган, 2016 нчы елда музей ачылганга 20 ел булды.
Музейны оештыручы һәм аның беренче директоры Зиннәт абый Хәйруллин. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы. Үз төбәгенең сәнгать өлкәсендә иң югары ноктасында булган, татар иле бөек шәхесләренең Шәмбалыкчыдан булуы Зиннәт абыйда горурлык уята. Исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан музей ачу теләге туа. Тарихи бина, Хәлил бай йортының икенче катын ремонт ясап, җирле хаким рөхсәтен бирә. Бу эшләрне башлап йөргәндә нинди каршылыклар булуын Зиннәт абый үзе генә белә…
Музей үзенең эшен язылмаган ак биттән башлый. Бина да, экспонатлар да булмый. Буш бүлмәләрне экспонатлар белән тутыру, аларны исәпкә алу, зәвык белән урнаштыру җиңел булмый. Кайларга гына барырга, кемнәргә генә баш ияргә туры килми Зиннәт абыйга. Авырлыклар артта кала, җырчыларның таланты алдында баш иючеләр, аларны яратучылар ярдәме белән музей фонды ел саен тулылана. Икенче шөһрәт казанган шәхесебез Бану апа Вәлиева үзе исән вакытта ук уйнаган сәхнә геройларының һәм концерт күлмәкләрен музейга кайтара. 2001 елның яна ел бәйрәменә Шәмбалыкчы авылында яңа клуб ачыла. Шуның бер як канаты, 73 кв.м. мәйдан музейга бирелә, Музей яңа бинага күчә.
Ф.Насретдинов һәм Б. Вәлиева музее 3 бүлектән тора:
Беренче бүлек Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы, Почет билгесе орденнары, күп санлы медальләр иясе Фәхри Насретдиновка, икенче бүлек Башкортстанның һәм Россиянең халык артисты, музыка белгече, профессор Бану Вәлиевага, өченче бүлек безнең авылның, районның тарихын өйрәнүгә багышланган. Музейда саклана торган экспонатларның барлык саны 3876га җитте. Һәр елны музей карарга ике меңгә якын тамашачы килә.
Музей елдан-ел үз эшен камилләштерә, яңа технология буенча КАМИСны үзләштерә, тамашачыларның исендә калырлык итеп мәдәни-тәрбияви чаралар уздыра, өстәмә күргәзмәләр төзи. Гөлнара Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев