21 май 2017 яңалыклары
-
Кинога барабызмы? Апаста күчмә кино күрсәтү хезмәте эшли
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче күчмә кино күрсәтү хезмәте (киномеханик Динар Мотыйгуллин) һәр авылга баруны максат итеп куйды. Һәр атнаның җомга көнендә район мәдәният йортында фильм карарга мөмкин булачак. Авылларда график буенча куелачак.
-
Якты йолдыз булып балкыйсың!
Сара Садыйкова музее 1992 елның 10 июнендә олы җанлы тутайлылар тәкъдиме белән клубның бер булмәсендә ачыла. 2006 елның 15 декабрендә, Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулу уңаеннан, Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Нәҗиб улы тәкъдиме белән яңа музей төзелде. Музейда 1490 экспонат бар, шуларның 834 - төп, 656 - фәнни...
-
Апас районында чәчү төгәлләнә
19 майга район күләмендә барлыгы 29000 гектар бөртекле һәм кузаклы, техник , терлек азыгы культуралары чәчелде. Бу барлык планлаштырылган эш күләменең 95 процентын тәшкил итә. Шул исәптән, бүгенгә 8593 гектарда язгы бодай, 7684 гектарда арпа, 613 гектарда рапс тулысынча чәчелеп, план үтәлеше 100 процент. Барлыгы 3700 тонна чәчүлек орлык тиешенчә...
-
Ул-кызлары белән данлы Шәмбалыкчы
Безнең Шәмбалыкчыда авылыбызның яме булып, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее эшләп килә. Узган, 2016 нчы елда музей ачылганга 20 ел булды. Музейны оештыручы һәм аның беренче директоры Зиннәт абый Хәйруллин. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы. Үз төбәгенең сәнгать өлкәсендә иң югары ноктасында булган,...
-
Апас районы "Рябинушка" ансамбле "Каравон" фестивалендә
Биеш мәдәният йорты каршында оешкан "Рябинушка" ансамбле 21 майда Лаеш районында "Каравон" фестивалендә катнашты һәм сертификатка лаек булды. Алар әлеге фестивальдә 8 нче ел катнаша.
-
Тутай авыл җирлегендә өмә
Тутайлылар буш мәйданчыгы чистарту эшенә керештеләр. Тиздән биредә спорт мәйданчыгы булачак.
-
Урта Балтай мәктәбе укучылары такыя үрә
Кояш кебек көлеп, яшел чирәм арасыннан күз кысып утыручы тузганак чәчәкләре ирексездән үзе янына дәшә. Урта Балтай мәктәбе укучылары берсен-берсе уздырып әлеге чәчәкләрдән такыя үрә.
-
Каратун укучылары гаилә дәресендә катнашты
Каратун урта мәктәбенең Полина Гыйззәтуллина җитәкчелегендәге 10 класс укучылары районның ЗАГС бүлегенә гаилә дәресенә килделәр. Алар гаилә кору, аны теркәү, тату гаилә серләре хакында сөйләшүдә катнаштылар. ЗАГС бинасы белән таныштылар һәм архивтан үзләренең беренче документларын табып карадылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина укучыларның күп кенә сорауларына җаваплар бирде.