Урманда учак яксаң – штраф
Язгы чорда урман янгыннарына китергән төп сәбәп - корыган үлән. Корыган үләнгә рөхсәтсез ут төртеп, урман янгыны чыгарган өчен, Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.32 маддәсе нигезендә штраф яный. Ул физик затларга - 2-5 мең, вазифаи затларга - 7-50 мең, юридик затларга 50 меңнән 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә....
Язгы чорда урман янгыннарына китергән төп сәбәп - корыган үлән. Корыган үләнгә рөхсәтсез ут төртеп, урман янгыны чыгарган өчен, Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.32 маддәсе нигезендә штраф яный. Ул физик затларга - 2-5 мең, вазифаи затларга - 7-50 мең, юридик затларга 50 меңнән 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Шулай ук җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.
Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен дә административ штрафлар каралган. Аның күләме физик затларга 1-3 мең, вазифаи затларга - 10-20 мең, юридик затларга 50-200 мең сум. Шунысын да искәртик: 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда штраф күләме ике мәртәбә арта.
Янгын куркынычсызлыгы сезонында урманда катгый тыела:
- Учак ягу, ризык әзерләү өчен мангал яки башка җиһазлар куллану
- Тәмәке тарту, җиргә шырпы, тәмәке төпчеге ташлау
- Коралдан ату, пиротехника куллану
- Урманда майлы яки бензинга, керосинга, янучан матдәләргә чыланган чүпрәкләр ташлап калдыру
- Машина эшләп торганда ягулык салу, аның янында тәмәке тарту
- Кояш төшә торган аланнарда шешәләр, пыяла ватыклары, башка чүп-чар калдыру
- Чирәм һәм кырдагы салам калдыкларына ут төртү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев