28 апрель 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 28.04.2017
-
Апас Сабантуй мәйданы чистарып тиздән үзенә кунаклар көтә
Район Сабантуй мәйданында көн саен чистарту-төзекләндерү эшләре үткәрелә. Апас район хакимияте, мәдәният бүлеге, мәктәп, "Туган як" музее, аграр көллият, халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү, "Ак Барс" МТК, "Каратуннефтепродукт" һәм башка бик күп оешма-предприятие коллективлары бу эшкә үзләреннән аеруча лаеклы өлеш кертәләр. Сугыш чоры балалары өчен май башында махсус үткәреләчәк чараны үзәк...
-
Урта Балтай питомнигында күп төрле үсентеләр бар
Урта Балтай янәшәсендәге урман питомнигында моннан 10 ел элек оештырылып, Татарстан урманнары, юл кырыйлары, туфрак эрозиясе-юылу куркынычы янаган чокыр-ерганаклар, бакчаларга утырту өчен дистә төрдән артык агач-куак үсентесе җитештерелә. Питомник җитәкчесе, урманчы Илдар Зиннәтуллин әйтүенчә, шушы 4,3 гектарлык кына питомниктан төрле кулланучыларга, өмәләр, яшелләндерү акцияләре вакытында ел дәвамында 25000 төптән артык...
-
Апаста ике исерек транспортчы
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 24-27 апрельдә юл кагыйдәсен санламаучы 56 транспортчы тоткарланган. Шул исәптән руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар икәү. 7 транспортчы саклык каешын эләктерергә "оныткан", 18е тизлекне санламаган, 2 җәяүле юлны тиешсез урыннан чыккан, ике очракта җәяүлегә машина юл бирмәгән һәм башкалар.
-
Урманда учак яксаң – штраф
Язгы чорда урман янгыннарына китергән төп сәбәп - корыган үлән. Корыган үләнгә рөхсәтсез ут төртеп, урман янгыны чыгарган өчен, Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.32 маддәсе нигезендә штраф яный. Ул физик затларга - 2-5 мең, вазифаи затларга - 7-50 мең, юридик затларга 50 меңнән 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә....
-
Хезмәттәшебез уңышы
"Йолдыз" ("Звезда") газетасының реклама буенча белгече Энҗе Гафиятуллина күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Энҗе хезмәтен яратып, җиренә җиткереп һәм төгәл башкара. Аны уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз, яңа хезмәт җиңүләре телибез!
-
Иске Әнәледә өмәләр уза
Чисталык икеайлыгы кысаларында Иске Әнәле авылында өмәләр оештырыла. Алар урамнарны, тыкрыкларны, кеше яшәми торган йорт тирәләрен җыештыралар. Соңгы өмә Совет урамында узды. Биредә халык актив катнашты.
-
Дәүләки укучылары – җиңүчеләр
27 нче апрель көнне якташыбыз М. Х. Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта мәктәбендә үткәрелгән РСФСРның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин истәлегенә багышланган регионара I фәнни-гамәли конференция үткәрелде.Бу мөһим чарада Казан югары уку йортлары галимнәре, татар теле һәм әдәбияты белгечләре катнашты. Дәүләки мәктәбенең 2...
-
Кильдураз авылында клуб төзелеше азагына якынлаша
Ул республикакүләм программа нигезендә эшләнә һәм 50 урынга исәпләнәчәк.. Аны 9 Майга төгәлләү бурычы куела. Хәзерге вакытта бинаның диварлары штукатурлана, идәннәре бетонлана.
-
Кызылтау балалары бакчага теләп йөри
Кызылтау авылы балалар бакчасы мөдире Гөлфия Гарипова, биредәге хезмәткәрләр Мәмләкәт Баһавиева, Фидания Садриева нәниләрне бик яраталар, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Авыл балаларының әти-әниләре әнә шундый фикердә. Ришат Җамалиев.
-
Морзалар мәктәбе укучылары “Камай укулары“нда катнаштылар
25 нче апрель көнне Морзалар урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Инзилә (җитәкчесе Галиева Г.) һәм 10 нчы сыйныф укучысы Сиразова Диана (җитәкчесе Шәйдуллина Г.) Тәтеш шәһәрендә узган "Камай укулары" фәнни-гамәли конференциядә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Сиразова Диана 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.