Шул ук чорда Казанда никахларын рәсми рәвештә теркәүчеләр 158 пар булган. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре, гадәттәгечә, кызыклы фактлар да китерә. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре, мәсәлән - 1160 һәм 4960 грамм булган. Казандагы иң яшь әни һәм әти дә 16 яшьтә генә булган. Шул ук вакытта 43 яшьлек хатын-кыз - әни, 55 яшьлек ир-ат - әти булу куанычын кичергән.
Атна дәвамында балаларга иң еш кушылган исемнәр - Елизавета, Әминә, Тимур, Кира, Виктория, Самир, Әскәр, Камилла, Амалия. И сирәк исемнәр - Рем, Касыйм, Әмир, Эльбрус, Салих, Герман, Эсмина, Фатыйма, Гөлинә, Сөмбел.
Иң яшь кияү белән кәләш - 19 һәм 18дә, иң олылары - 64 һәм 66 яшьтә булган.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев