Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннар өчен “кайнар линия” эшли

Районның пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе ветераннар өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ачты. Бу көннәрдә 9.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча түләүсез 8-800-100-26-27 телефонында кайнар линия эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре пенсия...

Районның пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе ветераннар өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ачты.
Бу көннәрдә 9.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча түләүсез 8-800-100-26-27 телефонында кайнар линия эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре пенсия түләүгә, айлык акчалата түләүләргә, социаль хезмәтләр җыелмасына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, башка көннәрне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең 279-27-27 телефоны ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән алып чәршәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көн 9.00-16.45 сәгатьләрдә эшли. Төшке ашка - 12.00-12.45 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев