8 май 2017 яңалыклары
-
9 май парадында катнашучылар игътибарына
Хезмәт коллективлары, балалар, укучылар барысы да 8.00 сәгатьтә "Алтын алка" Боз сарае янына җыела. 9 Май парады һәм "Үлемсез полк" биредән башланып китәчәк. Батырлар мемориал комплексы, соңыннан район мәдәният йорты каршында эчтәлекле чаралар үтәчәк.
-
"Үлемсез полк" узу сәбәпле машиналар йөреше чикләнә
9 Майда халкыбыз Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп уза. Шул уңайдан районда да киң күләмле чаралар каралган. "Үлемсез полк" узу сәбәпле 7.30 -11.30 сәгатьләрдә Октябрь, Кызыл Армия, Муса Җәлил, Совет урамнарында машиналар йөреше чикләнә.
-
Ярамаган урында чүп атасызмы - елмаегыз, сезне фотога төшерәләр
Олы Бакырчы авылының чүплеге шуннан узучы олы юлдан бик яхшы күренә. Аны чистартып та карадылар инде-халык күнегелгән сукмагын ташламый ахыры күрәсең-ул ел да калкып чыга, зурая гына бара. Башка күп кенә авыллар янәшәсендә дә шундый ук чүп оясына еш юлыгасың. Авыл җирлекләре эшләми дип әйтеп булмый, быел да әйтик, үзара...
-
Ветераннарны котлыйбыз!
Апас районы Кече Болгаер авылында туып ускән әнием,Закирова Зәйнәп - тыл ветераны.Сугыш елларында ул тракторда эшләгән. Сугыш беткәнгә быел 72 ел була.Әниемә саулык-сәламәтлек телим. Хәзерге вакытта ул кече кызы тәрбиясендә, Казанда яши.
-
Олы Бакырчы эшсөяре Ринат Мөстәкыймов: шәһәр кирәк түгел миңа
- Мин тугыз балалы гаиләдә үстем. Кечкенәдән авыл якын булды миңа, әти-әнигә төпчек бала булгач күңел дә читкә тартмады. Районда мин эшләмәгән оешма-предприятиеләр бик сирәктер, "Сельхозхимия" дә, колхозда машина руле артында үткән яшьлек елларым иң кадерлесе. Техник-механик булып эшләгән елларымда күп яшьләрне техниканы яратырга һәм кадерләргә өйрәттем, - ди Олы...
-
Апаста 9 май бәйрәме программасы
9 Майда халкыбыз Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп уза. Шул уңайдан районда да киң күләмле чаралар каралган. "Үлемсез полк" узу сәбәпле 7.30 -11.30 сәгатьләрдә Октябрь, Кызыл Армия, Муса Җәлил, Совет урамнарында машиналар йөреше чикләнә. Хезмәт коллективлары, балалар, укучылар барысы да 8.00 сәгатьтә "Алтын алка" Боз сарае янына җыела. 9 Май...
-
Апас балалары “Без бергә” бәйгесендә чыгыш ясый
"Сәләт" балалар иҗат үзәгенең "Пилигрим" бию төркеме Буада узган "Без бергә" исемле бәйгенең зона этабында беренче урынны яулаган иде. Бию коллективы бүген башкала сәхнәсендә бәйгенең республика этабында чыгыш ясый.
-
Ветераннар өчен “кайнар линия” эшли
Районның пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе ветераннар өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ачты. Бу көннәрдә 9.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча түләүсез 8-800-100-26-27 телефонында кайнар линия эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре пенсия...