Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өй шартларында спиртлы эчемлекләр, көмешкә әзерләп сатучылар, Закон тыйган вакытта алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итүчеләр әледән-әле очрап тора

-Июнь аенда 24 тапкыр хокук сакчылары белән бергә урыннарга чыгып халыктан кергән хәбәрләр тикшерелде, закон бозучыларга карата 4 административ эш кузгатылды. Бу күбрәк законсыз төстә сыра белән кәсеп итүче сәүдәгәрләргә кагыла. Гадәттә ул расланып, закон белән санлашмаучыларга зур күләмле административ штраф белән төгәлләнә. Ел башыннан әнә шундый 43 мең сумлык...

-Июнь аенда 24 тапкыр хокук сакчылары белән бергә урыннарга чыгып халыктан кергән хәбәрләр тикшерелде, закон бозучыларга карата 4 административ эш кузгатылды. Бу күбрәк законсыз төстә сыра белән кәсеп итүче сәүдәгәрләргә кагыла. Гадәттә ул расланып, закон белән санлашмаучыларга зур күләмле административ штраф белән төгәлләнә. Ел башыннан әнә шундый 43 мең сумлык җәза кулланылды. Бу карар чыгарылгач та гаепле кеше аны 60 көн эчендә дәүләт казнасына түләргә тиеш. Бу таләп үтәлмәсә аның эше суд приставларына китә. Бүген бер апаслының административ эше буенча әнә шундый чара кулланырга мәҗбүр булдык. Аның кылган гамәле өчен штрафы икеләтә артуы бик мөмкин, - дип хәбәр итә район "Госалкоголь", кулланучылар хокукларын яклау дәүләт инспекторы Гөлнара Абдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев