“Яңа елга сюрпризлы чыршы” бүләк тапшыру акциясе тәмам
"Яңа елга сюрпризлы чыршы" бүләк тапшыру акциясе тәмам. Зур күргәзмә залында Совет елларында чыгарылган шул бүләк чыршы уенчыклары, котлау открыткаларыннан махсус күргәзмә оештырылды. -Апастан Суфия Шәрәфуллина музейга барлыгы 117, Илсөяр Сафина, Фәүзия Гәрәева, Борнаш мәктәбе һәм "Ләйсән" балалар бакчасы коллективлары 19-25 эспонат бүләк иттеләр. Акциядә безнең гаилә дә катнашты-мәңгелек саклауга...
"Яңа елга сюрпризлы чыршы" бүләк тапшыру акциясе тәмам. Зур күргәзмә залында Совет елларында чыгарылган шул бүләк чыршы уенчыклары, котлау открыткаларыннан махсус күргәзмә оештырылды.
-Апастан Суфия Шәрәфуллина музейга барлыгы 117, Илсөяр Сафина, Фәүзия Гәрәева, Борнаш мәктәбе һәм "Ләйсән" балалар бакчасы коллективлары 19-25 эспонат бүләк иттеләр. Акциядә безнең гаилә дә катнашты-мәңгелек саклауга 45 данә Яңа ел уенчыклары һәм ике көмеш чыршы тапшырдык. Аерым стендта 2005 елдан башлап Апас "Туган як" музее коллективын котлап почта аша килгән, бер-берсен кабатламаучы 101 Котлау открыткаларын урнаштырдык. Без игьлан иткән акциядә актив катнашучыларга бик зур рәхмәт! Аларның һәркайсын иске Яңа ел бәйрәменә чакырып, махсус истәлекле бүләкләр бирәчәкбез. Аларны күптән әзерләп куйдык инде,-ди директор Рәмис Госманов.
-Барлык апасыларны, район кунакларын Яңа, 2018 ел белән котлыйбыз!!!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев